Juna төркеменең яңа клибы чыкты

Һади Такташ сүзләренә иҗат ителгән "Урман кызы" җырын төркем индифолк стилендә башкара.
Әлеге клипны музыкаль төркем 2016 елның август аенда Боровое Матюшино бистәсендәге дачада төшергән.
“Беренче миниальбомыбыз өчен Һади Такташның әсәрен сайлап алуыбыз “БикаФЕст” республика конкурсында катнашу белән бәйле, шуңа без татарча җыр эзләдек. Ул вакытта вокалчы Ания белән бу әсәрнең классик эшкәртелүен ишеттек. Ләкин без аны башкача эшкәртеп, заманчалаштырырга теләдек”, – дип сөйләде Juna төркеменең бэк-вокалчысы, укулел, металлофонда уйнаучы Александра Мостафина.
Аның әйтүенчә, клипта Такташ образын башкача тәкъдим итәргә теләгәннәр. Әгәр поэмада урман кызы кеше буларак сурәтләнсә, клипта ул мифологик образ булып күрсәтелә. Төшерү процессында көймәләрдә төшкәннәр, шулай ук квадрокоптердан да төшергәннәр.
Juna төркеме Россия шәһәрләре буйлап гастрольгә чыга. Мәскәүдә, Чебоксарда булырга өлгергәннәр. Тиздән Омскига барырга җыеналар. Әлеге төркемнең аудиториясе – 18-30 яшьлекләр.
Шушы көннәрдә интернет челтәрендә музыкаль төркемнең ике яңа җыры да пәйда булды. “Иртә”, “Галәмнәр” дигән җырлары Габдулла Тукай һәм яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә иҗат ителгән.
Беренче миниальбом өчен – Такташ, икенчесе өчен Тукай һәм Миңнуллина шигырьләре алынган. “Тукайның әсәрләреннән бик озак сайладык. Ә Йолдыз Миңнуллина белән аерым сөйләшү булды. Яшь шагыйрә белән без инде күптәннән аралашабыз, аның чыгышларын да тыңлаганбыз бар. Тукайны сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки бөек татар шагыйренең шигырен аласы килде.
Juna төркеме катнашучылары күбесе – руслар. Ләкин бу аларга татар телендә иҗат итәргә комачауламый. “Музыкаль төркемебез катнашучыларының күбесе Татарстаннан түгел, Россия төбәкләреннән. Junaда бары тик вокалчы һәм гитарачы гына татарча сөйләшә белә. Безгә татар телендә җырлау бик ошый. Казанда бу аеруча бик актуаль. Җитмәсә, мондый стильдә (индифолк стиле – авт.) башка беркем дә эшләми. Татар телендә җырлау бик авыр түгел, әмма акцент сизелә. Шул ук вакытта безне башка халыклар бик яратып кабул итә. Алар хәтта татар телендә шулай җырлар башкаруына шакката”, – ди Juna төркеменең бэк-вокалчысы Александра Мостафина.
Төркемнең катнашучылары татар теленә өйрәнә башлаган. Александра үзе башта бу телне бөтенләй белми. Әмма, төркемгә килеп кергәч, хәзер сөйләм телен аңлый башлаган.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/03/134299/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.