Логотип
Яңалыклар

​«Изгелек»: тернәкләндерү гаҗәеп нәтиҗәләрен бирә

фото: chelny-izvest.ru
 
Дәүләт Думасы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары Александр Сидякин һәм Әлфия Когогина Чаллыдагы медицина учреждениеләренең эшен тикшерде һәм «Изгелек» Инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.

Әлеге үзәк пациентларның беренче төркемен 2007 елның 25 июнендә кабул итә. Биредә терәк-хәрәкәтләнү аппараты бозылган 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге инвалидларга ярдәм күрсәтәләр.

2012 елда бинада уңайлы мохит булдыру максатыннан ремонт ясалган, белгечләр Россия һәм Европа үзәкләрендә махсус курслар үткән, шулай ук инвалидларны тернәкләндерүнең яңа алымнары кертелгән. Бүгенге көндә учреждениедә 37 кеше хезмәт куя.

Тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Ивахина Александр Сидякин һәм Әлфия Когогинага ашханәне, актлар залын, сенсор, массаж, физиотерапия һәм эрготерапия бүлмәләрен күрсәтте. Тернәкләндерү курслары үткәрү өчен җитештерү остаханәләре, иҗади дәресләр уздыру һәм компьютер серләренә өйрәтү өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Биредә ел саен 200-300 кеше компьютер курслары үтә.

Кунаклар билгеләп үткәнчә, Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру программасы гамәлдә, уңайлы мохит булдыру юнәлшендә системалы эш дәвам итә. Республика җитәкчелегенең мондый сәясәте инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, һөнәри һәм социаль планда үзләрен күрсәтү өчен тиешле шартлар тудыра.

Үзәккә йөрүче инвалидлар сәйлән белән чигү, аяк киеме тегү серләренә ничек өйрәнүләре, үзәктә көн саен шөгыльләнү нәтиҗәсендә сәламәтлекләре яхшыруы хакында сөйләделәр. Кайбер пациентларның нәтиҗәләре чын мәгънәсендә гаҗәпкә калдыра.

«Бездә тернәкләндерү курслары үткән ханым инвалид коляскасында гына хәрәкәт итә иде, үзәктә берничә ел шөгыльләнгәннән соң ул тулысынча сәламәтләнде диярлек. Хәзер исә култык таяклары ярдәмендә хәрәкәтләнә», - ди Юлия Ивахина.

Александр Сидякин элегрәк мондый үзәкләрнең бик сирәк булуын билгеләп үтте. Визит барышында кунаклар һәм үзәк директоры биредә амбулатор дәвалану, шулай ук I төркем инвалидларның үзәктә елына бер тапкыр (бүген – ике елга бер мәртәбә) тәүлек әйләнәсе булу мөмкинлеген карарга кирәк, дигән фикергә килде.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар