Логотип
Яңалыклар

Июнь аенда Казаннан яңа авиарейслар ачылачак

24 май көнне «Пионер - төбәк авиалинияләре» авиакомпаниясе «Казан» халыкара аэропортыннан биш яңа юнәлешкә билетлар сата башлый, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

2 июньнән Казан халыкара аэропорты һәм «Пионер - төбәк авиалинияләре» җәйге маршрут четәрендә Казан – Ижевск, Казан – Волгоград, Казан – Краснодар, Казан – Симферополь һәм Казань – Минеральные Воды авиарейслары ачыла.

Казаннан очышлар иң кыска маршуртлар буенча башкарыла, шуңа да «Пионер - төбәк авиалинияләре» рейсларына авиабилетлар бәясе уртача базар бәясеннән түбәнрәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар