Логотип
Яңалыклар

“Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале дизайнерларны үзенә җыя

2 декабрь көнне сәгать 19.00 дә Казандагы “Корстон” комплексында “Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале була. Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман дизайнерлар берлеге, Россия мөслимәләре берлеге тарафыннан оештырыла.

Фестивальнең генераль мәгълүмати партнеры — “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә РФ һәм ТР мөслимәләре берлекләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 7 нче тапкыр үткәреләчәк фестиваль үз эченә берничә чараны берләштерә. Сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр “Хәзерге заман дөнья мода индустриясендә мөселманча һәм милли кием” темасына “түгәрәк өстәл”, 15.00 дән 21.00 гә кадәр шоу-рум форматындагы сату күргәзмәсе, шулай ук мастер-класс уздыру ниятләнә. Чараларга керү — ирекле.

“Матурлык һәм стиль хакында сөйләгәндә, бигрәк тә хатын-кызлар матурлыгы турында сүз барганда, без сүздә генә калмыйча, аларга тышкы яктан үзгәрергә мөмкинлек бирергә тиеш”, - диде Наилә Җиһаншина журналистлар белән очрашу барышында.

Матбугат конференциясендә катнашкан халыкара дизайнер Надежда Әюпова хәбәр иткәнчә, катнашучылардан 60 тан артык заявка килгән һәм алар арасында, Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Ульяновск, Оренбург өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран Ислам Республикасы дизайнерлары, модельерлары бар.

“Без урам модасын гына түгел, мөселман модасын үстерү буенча да эшләргә тиеш. Соңгы елларда урамнарда бик матур киенгән мөслимәләрне очратырга мөмкин. Чит илләрдә, мисал өчен, яулыклы кызлар сокландыргыч киенә. Матур һәм кыйммәтле күренү — ул кагыйдә”, - дип билгеләп үтте Надежда Әюпова.

Конкурска килгәндә, дизайнер аны югары бәяләде һәм мөслимәләрнең гомуми аңына тәэсир итүен ассызыклады.

Фестивальдә танылган дизайнерлар белән бергә, әле беренче адымнарын гына ясаучы дизайнерлар да үз коллекцияләрен тәкъдим итә алачак. Профессиональ дизайнерлар арасында җиңү яулаучыга “2015 елың иң яхшы бренды” исеме биреләчәк. Яшь дизайнерлар арасында беренче урынны яулаучыга “2015 елның иң яхшы дизайнеры” исеме бирелә. Моннан тыш, җиңүчеләргә алтын эшләнмәләр дә бүләк ителәчәк. Әлеге бүләкләр өчен барлыгы 28 дизайнер үзара иҗади көч сынашыр дип көтелә.

Н. Җиһаншина дизайнерларга куелган таләпләрне билгеләп узды. “Без дизайнерларга тегеләй яки болай эшләгез дип үз фикеребезне тага алмыйбыз, чөнки бу аларның шәхси фантазиясенә бәйле. Шулай да, милли төсмерләр һәм бизәкләр булган коллекцияләргә баллар күбрәк куелачагын алдан ук әйтеп куябыз”, - диде ул.

сылтама: http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/30/116076/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар