Логотип
Яңалыклар

Иршат Минкин: "Авылда – юллар, шәһәрдә ишегалларын тәртипкә китерәсе бар"

"Казметрострой" оешмасы генераль директоры урынбасары Иршат Минкин бүген Авиатөзелеш районының Годовиков урамы 14 йорт ишегалдында шул тирә йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Халыкның моң-зарын тыңлаучылар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, “Грамоталы кулланучы мәктәбе” проектының федераль кураторы Александр Сидякин да бар иде.

 

Иршат Минкинның шәһәр йортчылары белән кара-каршы торып сөйләшүе – гадәти хәл. Башкалада йортларга капиталь төзекләндерү программасын башлап җибәрүче һәм җайга салучыларның берсе ул. Кем әйтмешли, йортчыларның бар булган проблемасы, идарәче компанияләр белән каршылыклар турында да хәбәрдар, уртак эшләрнең үрнәк мисалларын да яхшы белә. Идарәче компанияләрнең эшчәнлеген һәрчак күз уңында тоту максатыннан оешкан бердәм исәп-хисап үзәкләре дә беренчеләрдән булып Казанда аның тырышлыгы белән оешты.

 

Башкаланың Годовиков урамындагы 14 нче йорт янына тукталу да юктан гына түгел. Төзекләндерелгән, ишегалды тәртипкә китерелгән әлеге территориядә йортларның тыгыз урнашуы башка мәшәкатьләрнең калкып чыгуына юл ача. Ә йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге – завод эшчеләре, гади халык. Арада үз хокукларын якларга мохтаҗ булганнары да шактый.

 

– Халык белән еш очрашабыз, – дип сөйләде Иршат Минкин. – Авыл җирлегендә яшәүчеләрне күп очракта авыл урамнарындагы, төбәк араларындагы юлсызлык проблемасы борчый. Авылларда юлсызлык проблемасы республика программасы нигезендә хәл ителә. Авыл эчендәге юллар проблемасы әле кала бирә. Шәһәрдә яшәүчеләр йорт яннарында матур, төзекләндерелгән ишегаллары күрергә тели. Шәһәрдә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән бәйле сораулар да баш калкыта. Чишү юлларын күрсәтәбез, һәр сорауны контрольгә алабыз.

 

Мондый очрашулар идарәче компанияләрне селкетеп җибәрә. Куен дәфтәренә теркәп куярлык сораулар бүген дә әйтелде. Халыкны беренче чиратта ишегалларының җитәрлек булмавы, юлларның начар хәлдә булуы борчый.

 

 

– Бу республика һәм шәһәр вәкаләтләренә керми. Ләкин шуңа да карамастан, безнең мөмкинлекләр бар, Президент сыйфатлы тормыш ишегалды һәм йортларның подъездыннан ук башланырга тиеш дигән бурычлар куя, – ди депутат Александр Сидякин. – Татарстанның гамәлдә булган программалары бар – быел гына Казанда 400ләп мәйдан барлыкка килде. Программа бер генә елны колачламый. Шулай булгач, биредәге ишегалларына да чират җитәчәк.

 

Ничек кенә булмасын, территориядә яшь гаиләләр күп, ә балаларга уйнарга ишегаллары җитми. Әлеге проблема Intertat.ru укучыларга да яхшы таныш. Исегездә булса, йортчылар күтәреп чыккан проблема безнең тарафтан яктыртылган – "Балалар мәйданчыгы балаларның үзләре өчен “корбан ителә” язмасы дөнья күргән иде. Ул вакытта зур гына ишегалдын йортчылардан "тартып алып", бирегә балалар бакчасы төзеләчәге хакында әйтелде. Елдан артык вакыт узган – балалар бакчасы инде эшли башлаган, янәшәсендәге юллар төзекләндерелгән. Түрәләрнең вәгъдәсе дә берникадәр үтәлгән: янәшәдә бер ишегалдын төзекләндереп куйганнар. Әмма халык һәр ишегалдының, подъезд юлларының төзек булуын тели. Ә менә яңа төзелгән балалар бакчасына гына терәлеп торган күрше йортлардагы һәр бала да чиратка баса алмый икән. Димәк, балалар бакчасына әлегә чират тулысынча юкка чыкмаган. Монысы йортчылар тарафыннан кузгатылган, әмма тулаем шәһәр халкын борчыган икенче мөһим проблема иде.

 

Очрашуның нәтиҗәсе булырга тиеш: җитәкчеләрнең куен дәфтәренә – мөһим сораулар, халыкның телефон номерлары исемлегенә Иршат Минкинның кабул итү телефон номеры өстәлде.

чыганак - http://intertat.ru/tt




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар