Ире тәмәке тарткан хатын-кызлар яман шеш белән ике тапкыр күбрәк авырый

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Конференция Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган иде.
– Барысы да гаиләдән, андагы тәртипләрдән, ата-ананың үз-үзен тотышыннан тора, – диде Республика наркология диспансерының профилактика кабинеты мөдире Галимҗан Шакирҗанов. – Бала кеше күп вакыт ата-ананы кабатлый һәм өйдә өлкәннәр тәмәке тарта икән, балаларның да тарту ихтималы күпкә арта. Бу очракта, тәмәке тартучы ата-ана янында үскән балага тәмәкене бер тапкыр тартып карау да начар тәэсир итә – ул тартуга башкаларга караганда ныграк бирешә.
Мисал итеп, ул үзенең эш тәҗрибәсеннән бер мисал китерде. «Тартуны ташларга телим», – дип аңа 15 яшьлек яшүсмер мөрәҗәгать итә. Һәм күпне күргән табибны: «Мин инде 3 яшеннән бирле тарттым» – дип шаккатыра. «Минем әтием хәрби кеше, – дип сөйли яшүсмер. – Кич эштән кайткач, ашагач, ул диванга ята иде дә, тәмәке тарта башлый иде. Миңа аның төтенне боҗра-боҗра итеп чыгаруы ошый иде. Бик кызыга идем. Тәмәке төпчеге табуга үземнең дә шулай эшләп карыйсым килде. Шуннан башланды...»
Бүген республикада яшәүче халыкның 45-55 % ы тәмәке тарта. Аларның 35-45 %ы – хатын-кызлар, 60 % ы – ир-атлар. Бик зур саннар бу!
– Соңгы вакытта үзәк матбугатта «тәмәке продукциясен сату кимеде» дигән хәбәр чыкты. Мин үзем кибетләрдән махсус белештем: Казанда тәмәке продукциясе шул ук күләмдә сатыла, – диде Галимҗан Шакирҗанов.
Тәмәке тарткан кешене, гадәттә, үпкә рагы белән авырый дип әйтәләр. Конференциядә катнашкан белгечләр: «Кеше инде 15-20 ел тарта икән, ул инде барлык төр авырулар белән дә авырый», – диделәр. Ә яман шешкә, килгәндә, әйе, бу шулай. Әлеге диагноз куелган авыруларның уннан тугызы – тәмәке тартучылар. Үпкәдәге яман шеш авыруы гына түгел, аның барлык төрләре дә тәмәке тарту белән дә бәйле.
Ире тәмәке тарткан хатын-кызлар яман шеш белән ике тапкыр күбрәк авырый диде белгечләр. Бу очракта никотин хатын-кызга хәтта сперма аша да керә.
– Ирләрегезгә әйтегез – тартуны ташласыннар! – диде алар. – Тәмәке тартуның I, II стадиясендә кеше әле аны үзе дә ташлый ала. Ә III стадиягә җитүчеләр инде белгечләргә мөрәҗәгать итсәләр генә бу чирдән котыла алалар. Әмма кеше башта үзе: «Мин тартуны ташлыйм!» – дигән карарга килергә тиеш.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.