Быелның 1 гыйнварыннан инвалидларны тернәкләндерү өчен кирәкле техник җиһазлар һәм санатория-куррортларга юллама бирү, анда шәһәрара транспортта бару-кайту чыгымнарын түләү эше Социаль яклау министрлыгыннан алынып, Социаль иминиятләштерү фондына тапшырыла. Калган башка социаль гарантияләр, элеккечә үк, министрлык карамагында кала. Социаль яклау министрлыгыннан Фонда 80000 гариза күчкән. Бүгенге көндә Фонд техник җиһазларга һәм санатория-курорт дәвасына мохтаҗ кешеләрнең исемлеген туплау белән мәшгуль.
http://syuyumbike.ru/ken-tertibende/?id=1635 сылтамасы аша кереп, Социаль иминият фондының кабул итү адресларын һәм телефоннарын таба аласыз.
Комментарий юк