Илдар Гыйльметдинов: “Бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән"

Безнең өчен бүгенге сайлаулар – иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Беренчедән, без Татарстан Республикасы Президентын сайлыйбыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Президент вазифасы Россия субъектларыннан безнең республикада гына калды. Бу – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Шуңа бәйле рәвештә, бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы Президентын сайлау барышын Россиядә дә, аннан читтә дә күзәтеп торалар.
Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. Аның сүзләренчә, сайлауга баруыбыз ТР Президент вазифасын биләячәк кешегә ныклы ышаныч белдерүебезне күрсәтә.Илдар Гыйльметдинов бүген Татарстанда республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлары сайлануының мөһимлеген ассызыклап, әлеге вазифаларга эш оештыра белә, районны алга алып бара торган кешеләр сайланырга тиешлегенә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп узганча, бүген күп кенә вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына тапшырыла бара, халык үзен борчыган көндәлек мәсьәләләр белән нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә.
Илдар Гыйльметдинов милләт өчен проблемалы мәсьәләгә тукталып, фикерен белдерде. "Еллар узу белән, туган телен – татар телен белүче балалар саны кими. Бу вазгыять Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында аеруча кискен. Алар туган телендә сөйләшми генә түгел, ә татарча аңламый да", - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Аның фикеренчә, гаилә – телне буыннан-буынга тапшыра торган төп орган. Бүгенге шартларда исә әти-әниләр дә татар телендә аралашмый.
Ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, дигән фикер җиткерде Илдар Гыйльметдинов. “Милли тел булмаса, халык та булмый. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк”, – дип билгеләп узды ул.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113521/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.