Ихлас сөйләшү

«Сөембикә» журналистлары белән очрашу Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары өчен һәрчак көтеп алынган вакыйгага әйләнә.
16 июньдә 241 нче аудиториягә исә читтән торып укучылар җыелды. Әдәбияттан лекция урынына... тормыш, яшәеш, татар дөньясы, хатын-кыз матурлыгы кебек мәңгелек кыйммәтләр дәресе булды ул. Кафедра артында «Сөембикә» журналистлары Гөлнур Сафиуллина, Эльмира Закирова һәм Камилә Димөхәммәтова иде. Аудиториядә утырган 50 ләп студент (күбесе мәктәптә укыта, шактые – әни кешеләр) әдәбият, шигърият, язучылар, билгеле шәхесләр турында рәхәтләнеп тыңлады. Ир-атларның хатын-кызлар турында ни уйлавын ярып сала торган «Без һәм алар», кайчан да яратып җырлана торган җырларыбыз турындагы «Бер җыр тарихы», Хатын-кыз галәме сәхифәләре, гыйбрәтле язмышлар, укучылар хатлары, психолог, юрист киңәшләре дә һәр ай саен көтеп алына икән. (Бу хәбәрне сөенеп кабул иттек!) Күпләр «Сөембикә»не сайттан укый булып чыкты. (Күбесе яшьләр шул!) Бала тәрбияләүгә кагылышлы сораулар аеруча күп яңгырады. (Очрашуда милләт әниләре утыра икән ләбаса!) Ихлас сөйләшеп-аралашып, укучыларыбыз да, үзебез дә сәгатьтән артык рәхәт дулкында йөздек. Җылы сүзләр – күңелгә, якты йөзләр фотосурәткә күчеп калды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.