III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы дәвам итә

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үзенең эшен дәвам итте.
Делегатлар бүген Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына форумның пленар утырышына җыелдылар. Утырыш башланыр алдыннан театр фойесында халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе эшләде. Алар арасында «Сөембикә» журналының май саны тышлыгын бизәгән Альбина Әбсәләмова җитәкләгән «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе дә бар иде. Җәйгә аяк басып килүебезгә карамастан, Оренбургның мамык шәлләре белән кызыксынучылар шактый булды – шәлчеләр яныннан кеше өзелмәде.
Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы белән башланды.
Чыгышы вакытында ул: «Узган ел шушы залда үзенең йөз еллыгын бәйрәм иткән «Сөембикә» журналына барыбыз исеменнән рәхмәт әйтик. Татар хатын-кызларын барлап, туплап торуда, аларның уңышларын күрсәтүдә, яктыртуда журналның өлеше бик зур», – дигән сүзләрне әйтте. Бу сүзләргә гөрләтеп кул чабучылар – залда утыручылар арасында, чыннан да, «Сөембикә» битләре аша татар дөньясына танылган күренекле ханымнар шактый иде бүген. Утырышның президиумында утырган Парламент Рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Казандагы 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, Башкортстанда «Нәүрүз чибәре» бәйгесен оештыручы Зәлия Ахунова, Сәйдә абыстай Аппакова, Урумчи (Кытай) шәһәренең татар теле укытучысы Зөлфия Чапаева...
Төштән соң пленар утырышның дәвамы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды. Чыгыш ясаучылар арасында «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова да бар иде. Ул форумга килүчеләрне журналның яңа сайты, аның мөмкинлекләре, «Сөембикә»гә язылуның электрон юллары белән таныштырды.
Форумны тәмамлар алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүләкләр тапшырды. Конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булучылар арасында «Сөембикә» журналының директор урынбасары Рәмзия Кашапова да бар. Рәмзия – «Бергә – гомергә», «Авыл кызы» проектларның авторы, оештыручысы. Милли кием дизайнерлары конкурсын гамәлгә ашыручыларның берсе. Без хезмәттәшебезне бу бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.