Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сак һәм уяу булырга чакыра. Артык мөһим булмаса, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк.
Шулай ук коткаручылар да юлларда бөкеләр, янгын очраклар ешаячак дигән фикердә.
Балтач районы Яңгул авылында яшәүче, 38 ел буе һава торышын күзәтеп теркәп баручы Әмир абый Шәрәфиев та аномаль кыш юрый.
– Декабрь ае июнь белән тәңгәл килә. Суыклар кыска вакытлы булыр. Яңа ел алдыннан нык суытып алачак. Көн кыскарып беткәндә, 18-26 декабрь тирәләрендә суыклар чигенә. Иске елны чагыштырмача җылы һава торышы белән озатабыз. Ә менә Яңа елның беренче иртәсеннән үк көннәр суыта. Әмма ул уртача температурага төшә. 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут» суыклары башлана. 1978-79 елларда һава температурасы урыны-урыны белән -50 градуска төште. Быел да аномаль кыш килүе көтелә.
Тарихта мондый салкын кышларның 1941 һәм 1978-79 елларда булуы мәгълүм.
1941 елның кышы бик иртә килә. Татарстан территориясендә 14 октябрьдә инде кар җиргә яткан була. Аномаль температура -40-42 градуска җитә. Дөрес, мондый түбән температура бер-ике көн генә булып ала. Аның каравы, 30 градуслы салкын гыйнвардан алып мартка кадәр өч ай сакланган. Мондый суыкларга немецлар әзер булмый. Шуңа күрә аларның тиз генә СССРны алу теләгенә аяк чалына. Зәмһәрир кышта фашистлар чигенергә мәҗбүр була.
1978 елны озатканда зәмһәрир суыклар китереп бәрә. Һава температурасы -45-50 градуска җитә. Бүлмә почмаклары бәс белән каплана, салкын булса да халык эшкә йөри, әмма эш сәгатьләре кыскартыла. Яңа елны каршыларга санаулы сәгатьләр калганда, Мәскәүдә коточкыч хата ясыйлар: җылыту системаларыннан суны агызасы урынга, температурасын күтәрәләр. Нәтиҗәдә, батареялар шартлый.
1979 ел да үзенең суыклары белән дан тота. Бу елны бакчадагы җимеш агачлары һәм куаклары гына түгел, урмандагы агачлар да һәлак була.
Санитар нормалар нигезендә, һава температурасы -15 градуска төшсә, җилнең тизлеге секундына 15 метр тәшкил итсә, 4 яшькә кадәрге баланы бакчага илтмәскә ярый. Ә температура -20 градуска төшеп, җилнең тизлеге секундына 15 метр булса, 5-7 яшьлек балаларны да өйдә калдырырга мөмкин.
Һава температурасы -25 градус булса, авыл мәктәпләрендә белем алучы I-IV сыйныф укучылары укудан азат ителә. -27 градуска җитсә, I-IV сыйныфта укучы шәһәр балаларына да шундый «бәхет» елмая. Ә менә һава температурасы -30 градустан артса, I-XI сыйныфта белем алучы барлык укучылар мәктәпкә бармаска хокуклы.
чыганак: http://intertat.ru/tt
Комментарий юк