«Игелек кылам. Менә мин нишлим!»

«Роналд Макдоналдс йорты» хәйрия Фонды бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә шулай дип аталган бәйрәм уздырды. Шушы ук исемдәге Бөтенроссия арт-конкурсы 18 июль көнне башланып киткән иде инде. Ул ел саен үткәрелә торган «МакХэппи Көн» хәйрия акциясе кысаларында уза. Бәйгедә теләге булган һәркем – балалар да, олылар да катнаша ала: «Макдоналдс»ның фри-бәрәңгесе өчен кап-тартма дизайны ясарга һәм mchappybay2016.rmhc.ru сайтына юлларга кирәк. Үзегез уйлап чыгарган рәсем белән! Әйе, менә шулай да игелек кылырга була. Ноябрь аенда инде иң яхшы, иң оригиналь дип табылган 12 рәсем «Макдоналдс» ресторанында фри-бәрәңгенең чын капларын бизәячәк. Ә акциядән кергән акча «Роналд Макдоналдс йорты» проектына тотылачак. Димәк, тагын әллә никадәр балага катлаулы чирләрдән дәваланган вакытта әти-әнисе белән бергә, янәшә калу мөмкинлеге дә тудырылачак... Менә сез ясаган рәсем нәрсәләр эшләргә сәләтле! Рәсем ясаучылар күп булган саен, акция турында да күбрәк ишетәчәкләр, күбрәк беләчәкләр һәм, әлбәттә, язмыш сынавы белән очрашкан гаиләләргә ярдәм кулы сузучылар да артачак.
Бүген Казанда узган бәйрәмгә килгән кунаклар кап-тартманың моңарчы күрелмәгән зурлыктагысын – кеше биеклегендәгесен бизәделәр! Иң элек буяуларга, шушы игелекле бәйрәмдә катнашу өчен барлык эш-мәшәкатьләрен читкә куеп килгән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тотынды. Зур тартманың читенә кояш рәсеме ясады ул.
– Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар күп төрле авырулардан дәвалана, – диде министр. – «Роналд Макдоналдс йорты» исә җитди чирләр белән авыручы, хастаханәдә озак вакытлар ятарга мәҗбүр булган балалар өчен төзелде. Яртышар ел гомерләрен шушында уздыручылар бар... Бу вакыт эчендә алар монда зур бер гаиләнең – табиблардан, авыручы балалардан һәм әти-әниләрдән торган зур гаиләнең әгъзаларына әйләнә. Аларның барысының да максаты бер: терелеп аякка басу. Шуңа күрә бу йортта өй җылысы, өй атмосферасы булырга тиеш тә. Без фондка бик рәхмәтле: 4 меңнән артык гаилә шушында яшәп, дәвалана алда.
Мин бүген капларның зурысына Кояш, ә кечкенәсенә елмаю рәсеме ясадым. Кояш кәефебезне күтәрә, ул җылылык чыганагы гына түгел, Игелек, Изгелек, Ярату билгесе дә. Сәламәтлек өчен яхшы кәеф тә бик зур роль уйный. Теләсә нинди очракта да авыруны җиңеп елмаерлык, үзеңне позитив дулкынга көйләнерлек көч табарга кирәк. Мин һәр баланың күңелендә хыял уты сүнмәвен телим.
Зур капларны бизәүчеләр арасында Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, Татарстанның яшь рәссамнар иҗади берләшмәсе әгъзасы Станислава Кудряшова да бар иде. Һәм, әлбәттә, балалар!
Бәйрәм җырчылар Мөнир Рахмаев, Ваһапов фестивале лауреаты Ранис Габбасов катнашындагы концерт белән төгәлләнде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.