Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпованың квартал саен журналистларны җыеп, фикер алышуы традициягә әйләнде. Елга йомгак ясар өчен ул кабат матбугат әһелләрен җыйды. Очрашуда яңгыраган кызыклы фикерләр:
Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпованың квартал саен журналистларны җыеп, фикер алышуы традициягә әйләнде. Елга йомгак ясар өчен ул кабат матбугат әһелләрен җыйды. Очрашуда яңгыраган кызыклы фикерләр:
«Иҗат итәр өчен төп ике шарт кирәк: камил төзелгән система һәм мәктәп. Яшьләргә мөмкинлек бирәбез».
«Милли кино индустриясен үстерү зарур. Тик сәхнәдә уйналган спектакльләрне кино итеп төшерү дә кирәк микән?»
«Халык бәйрәмнәре дәүләт тарафыннан гына сакланырга тиеш түгел. Ул халык арасында булганда гына саклана ала. Фольклор проектларга ярдәм итәчәкбез».
«Казан циркында милли төсмерле программалар булдыру өчен директорының теләге кирәк. Кадрлар мәсьәләсе дә актуаль».
«Башкаланың Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылган Альбина Шаһиморатованың опера мәктәбе милли опера өчен кадрлар әзерләячәк. Ул даими дә эшләячәк, читтән килгән опера йолдызлары мастер-класслар да үткәрәчәк. Опера сәнгатендә бай мирасыбыз бар. Димәк, милли опера мәктәбе булдыра алабыз».
«Халык театрга нәрсә карарга килгәнен белеп килергә тиеш. Моның өчен мәгълүмат тарату зарур».
«Быел алып баручы буларак дебютым булды. Минем өчен истә кала торган вакыйга. Мин бит бик оялчан кеше. Валдай форумында мәдәният программасын алып бардым, татар мәдәнияте хакында сөйләдем. Анда татарча музыка, татарча җырлар яңгырады. Бу – зур горурлык».
«Туфан Миңнуллин музеен Казанда ясау идеясе бар. Тик ваклануга мин каршы. Бәлки Татар әдәбияты музее ясау уңышлы булыр».
«Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев миңа әйтә: «Безнең шундый бай тарихыбыз бар. Син иң бай министр», – ди. Мин әйтәм: «Минем байлык түгел, халыкныкы».
«Ике телебез бар: татар һәм урыс теле. Рус театрларында да татарча тәрҗемә булырга тиеш. Тик бу бик чыгымлы. Без ул хакта уйлыйбыз. Ә татарчаны белмәүчеләр өчен тәрҗемәләр бар. Юк икән, күршедән сорарга була бит. Мин 25 ел элек Бакудан Казанга күченеп кайтканда татарча белми идем. Хәзер иркен аңлыйм, тәрҗемә итә алам, сөйләшергә генә психологик барьер бар. Хәзер татар мәкальләрен өйрәнәм. Юк, эшем таләп иткәннән түгел, театрга баргач, сәхнәдәге сөйләмне аңлар өчен. Моңа татар теленә мәхәббәт этәрә».
«Казанда күргәзмә мәйданнар күп булырга тиеш. Экспонатларны халыктан качыру ярамый. «Казан» милли-мәдәни үзәге ремонттан соң ачылгач та, китапханә генә түгел, күргәзмә залы да урнашачак. Гомумән, ул – яңа буын мәйданы булачак».
«Сөембикә һәйкәлен куярга урын эзлибез. Берничә урын билгеләгәч, бәлки, тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлар».
«Мәдәнияткә нигә акча бүләргә дигән шәрехләмәләр укырга туры килә. Мондый фикерне бөтенләй аңламыйм. Бөек Ватан сугышы елларында сәнгатьне саклап калу өчен кешеләр гомерләрен биргән. Бакудан Казанга күченеп кайткан елларда хәерчелектә яшәдем. Очсыз макарон пешереп, аны томат пастасы белән болгатып ашаган чакларым күп булды. Ләкин мин укыдым. Иң куркынычы – рухи хәерчелек бит. Финанс хәерчелегеннән бер чыгып була ул. Ә менә рухи байлык булмаса, кеше шәхес буларак үләчәк».
«Мәдәният үзеңнән башлана».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хэзерге заманада шуна бара бит инде кемдер макарон ашый кемдер майда балда йозэ
0
0