Логотип
Яңалыклар

Гыйнварда пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк, пенсияне индексацияләү булмый

РФ Премьеры Дмитрий Медведев пенсияләрне чираттагы индексацияләүне  бер тапкыр бирелә торган түләү белән башкару карарын кабул итте, дип хәбәр итә INTERFAX. Түләүнең күләме 5 мең сум булачак.

“Индексациягә кадәр акчалата түләүне дөрес дип саныйм. Аның күләме биш мең сум һәм ул 2017 елның гыйнварында түләнәчәк”, - диде Медведев Горкада үткән киңәшмә нәтиҗәләре буенча.

Ул әлеге карар өстәмә 200 млрд сум акча таләп итә, дип белдерде.

“Акчалар бик кирәкле. Финанс министрлыгыннан әлеге түләүләр өчен кирәкле сумманы һәм, шул исәптән, агымдагы ел эш йомгаклары буенча да акча табуны сорыйм”, - дип билгеләп үтте хөкүмәт башлыгы.

Медведев тиешле закон проектын һәм бюджетны әзерләгәндә әлеге чыгымнарны истә тотарга кирәк, диде.

“Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча 2017 елда пенсияләрне индексацияләүгә килсәк, бу хакта карар инде булды. Февраль индексациясе гадәти формада 2016 ел өчен тупланган инфляция йомгаклары буенча, ягъни тулы күләмдә булачак”, - диде Медведев.

Ул моңа 270 млрд сум акча кирәк булачагын әйтте.

Хөкүмәт башлыгы “Финанс министрлыгында киләсе ел бюджетын әзерләгәндә 2016 ел йомгаклары буенча индексация үткәрүгә шулай ук акчалар каралырга тиеш”,- дип белдерде. “Акчалар салынган булырга тиеш”, - дип йомгаклады сүзен Премьер.

сылтама - http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар