Г.Кариев тууына 130 ел тулу уңаеннан, аңа багышланган спектакль сәхнәләштереләчәк

Артист һәм драматург “Сәйяр” труппасына нигез салучы буларак билгеле
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артист, драматург һәм режиссер Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу (1886-1920) уңаеннан, “Артист” спектаклен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә ниятли.
Спектакльнең премьерасы май аена билгеләнгән, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Мәгълүмат өчен. Габдулла Кариев (чын исеме Миңлебай Хәйруллин) 1886 елның 8 (20) маенда Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында туган. Баштан туган авылында, 1886 елдан алып Такталы авылы мәдрәсәсендә белем алган. 1902 елда Уральск каласына күчеп киткән. Ул белем алган мәдрәсәсә имамы малае Камил Мотыйгый аңа бик зур йогынты ясый.
1907 елның җәендә, К. Мотыйгый киңәше буенча, егет Түбән Новгород ярминкәсенә бара һәм анда “Россиянең беренче мөселманнар драма артистлары труппасы”на иярә, анда ул Кариев сәхнә исеме белән чыгыш ясый.
1908 елдан ширкәт җитәкчесе буларак “Мосафир артистлар җәмгыяте” труппасыа идарә итә, соңрак бу төркем “Сәйяр” (бу исемне Габдулла Тукай куша, ул күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә) буларак танылу ала. Г. Кариев җитәкчелегендәге труппаның беренче спектакле 1908 елның 12 гыйнварында Уральск каласында тамашачыларга тәкъдим ителә.
1915 ел азагыннан алып 1918 елның җәенә кадәр Габдулла Кариевның иҗади тормышы чәчәк ата. Ул “Галиябану”, “Таһир белән Зөһрә”, “Яшь гомер” әсәрләрен сәхнәләштерә һәм аларда җаваплы рольләр башкара. Аның тырышлыгы белән репертуарда тәрҗемә әсәрләре арта. Театр сәхнәсендә Николай Гогольнең “Ревизор”, Александр Островскийның “Без вины виноватые”, Антон Чеховның “Вишневый сад”, Максим Горькийның “Мещане”, Генрих Гейненың “Альмансор”, Нариман Наримановның “Надиршах”ы куела.
1918 елның сентябрендә труппаның бер өлеше белән Габдулла Кариев Казаннан Самарага чыгып китә. Соңрак ул Урал һәм Себер шәһәрләре буйлап йөри. 1919 ел азагында кабат Казанга әйләнеп кайта.
1920 елның гыйнварында Г. Кариев Кәрим Тинчуринның “Сәяси сакал” комедиясендә баш рольләрнең берсен башкара. Тагын 12 көннән, ягъни 28 гыйнварда татар халкының танылган театр артисты һәм драматургы вафат була. Г. Кариев бөек шагыйрь Габдулла Тукай янәшәсенә Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.
1987 елда нигез салынган Татар яшь тамашачылар театрына, ә 2005 елда Казанның Совет районындагы урамнарның берсенә Габдулла Кариев исеме бирелә. Моннан тыш, артист һәм драматургның туган авылында аның исемендәге музей эшли.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.