Франциянең танылган «France 2» телеканалында «Взгляд на мир» тапшыруының махсус чыгарылышы Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның җитәкче кадрларны әзерләү эшчәнлегенә багышлана, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.
«France 2» телеканалына Рөстәм Миңнехановның идарәчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре әзерләү осталыгы һәм аның Татарстанның лидерлык позицияләрен билгеләвен, шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсеш аспектлары, татарстанлыларның яшәү сыйфаты турында Талия Миңнуллина сөйләде.
Искәртеп узабыз: ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе республика районнары башлыклары делегациясе җитәкчесе сыйфатында Сингапурда стажировкада.
Аерым алганда, Талия Миңнуллина Татарстан белән Сингапурның хезмәттәшлеге турында, Ли Куан Ю әфәнде чакыруы буенча ул вакытта Татарстан премьер-министры булган Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте әгъзаларын стажировкага җибәрде, дип билгеләп үтте. «Шуннан соң 2010 елда хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Президентның узган бишьеллыгы укулары үз нәтиҗәләрен бирүен күрсәтте. Татарстанда чынга ашырылган күп кенә инициативалар нәкъ менә бу шәһәрдә башлангыч таба», - дип ассызыклады ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Әңгәмә «Взгляд на мир» тапшыруының «Сингапур: эшлекле җәннәт» махсус чыгарылышы кысаларында дөнья күрәчәк, дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат секретаре Искәндәр Әхмәдов.
Сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/29/109895/
Комментарий юк