Франция татары Владимир Высоцкий турында фильм тәкъдим итә

Франция татары Лия Пронэр Казанда "Париж. По следам Высоцкого…" дигән документаль фильм тәкъдим итә. Ул Франциядә "Россия - Франция мәдәни күпере" ассоциациясе ярдәмендә төшерелгән.

Лия Пронэр Татарстанга кичә кич килде. Бүген ул "Татар-информ" агентлыгында кунак булды. Агентлыкка биргән интервьюсында сөйләгәнчә, аның әнисе - татар, ул Башкорстанның Тукай авылында туган. Әтисе - рус, Мәскәүдә туган. Лия Пронэрның әти-нисе чирәм җирләрне үзләштерергә килгәч, Казакъстанда очрашкан, аларның ике кызлары туган. Соңрак Лия ике баласы белән Санкт-Петербургка күчә, аннары француз кешесенә кияүгә чыгып, Франциягә китә.

"Әнием безгә татар ашлары: чәкчәк, токмачлы аш һәм башкаларны еш пешерде. Әтиебез иртә үлде, әни безне ялгызы тәрбияләде", - дип искә ала Лия Пронэр.

Франциядә яши башлагач, Лия әлеге илнең Татарлар ассоциациясе вәкилләре белән танышкан, Парижда татар телен өйрәнә башлаган. Ул, милләтең буенча кем дип сорасалар, татар дип җавап бирә икән.

Казанга Лия Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов белән танышканнан соң килгән. Высоцкийның Франциядә яшәгән дәверендәге  тормышын һәм иҗатын өйрәнүче буларак, Лия Пронэр 25 июль көнне Социалистик көнкүреш музеенда "Париж. По следам Высоцкого..." дигән документаль фильм тәкъдим итәчәк. Картинаның режиссеры Лия үзе, ә операторы - Николай Головихин.

Шул ук көнне музейда Николай Головихин төшергән "Высоцкий глазами одесситов" фильмы трейлеры ди күрсәтелә. Лия Пронэр җыелучыларга «4 сеzона» һәм «Монтгомери» төркемнәре җырлары астында Высоцкийның француз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен дә укыячак.

 Казан тамашачылары өчен әзерләнгән сюрпризлар моның белән генә тәмамланмый. Лия Пронэр Казанга Высоцкийның Франциядә яшәүче татар рәссамы Ренат Анимаев натурадан ясаган  портретын да алып килгән. Бүген ул аны "Татар-информ" агентлыгында күрсәтте, алга таба Высоцкий үләргә бер ай кала ясалган портрет Социаль көнкүреш музенда сакланачак.

Рөстәм Вәлиәхмәтов "Татар-информ" белән Высоцкий турында «От Казани до Парижа» дигән документаль фильм төшерү ниятләре белән дә уртаклашты.  "Эш шунда ки, Высоцкий 1977 елның өзендә бар атналык концертлар белән Казанда була. Шуннан соң Франциягә китә, 1977 елның ноябрендә спектакльдә чыгыш ясый", - дип белдерде Казан музее директоры. Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен иганәчеләр табарга кирәк.

Лия Пронэр белән тулырак интервьюны тиздән сайттан укырга мөмкин була.                

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/23/111550/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7782
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4000
    5
    48
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3680
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4516
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6300
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»