ФИНА паркына рәхим итегез! ТР халык музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясачак.

Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы таныш булган ТР халык музыка уен кораллары оркестры бүген «Казан-Арена» стадионы каршындагы ФИНА паркында чыгыш ясачак. Коллективның сәнгать җитәкчесе һәм дирежеры — Россия халык артисты Анатолий Шутиков.

Сәгать 19.00 дә башланачак тамашада ТРның халык артисты Резеда Галимова, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Вәлиев (баян), Любовь Александрова (думбра), Артур Дәүләтшин (балалайка), Ольга Ратушная һәм Ринат Михайлов (саксофон), Ленар Галиев һәм Ринат Бәдретдинов (ксилофон), Рөстәм Мөхәммәтҗанов (тальян гармун), Ринат Михайлов (курай), Вениамин Булыгин, Әнвәр Марин, Илдар Тимофеев һәм Юрий Цыганов, кече думбралар ансамбле чыгышларын күрергә мөмкин булачак.

Концертка килүчеләргә «Наемщик» драмасыннан Гөлйөзем ариясен, Резеда Ахиярованың «Сөембикә» композициясен, «Эрбет» татар халык җырына вокаль композиция, «Фиалка Монмартра» опереттасыннан өзек, Михаил Лермонтовның «Маскарад» драмасына язылган вальс музыкасы һ.б. көйләр тәкъдим ителә, диелә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп узабыз: Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кысаларында ФИНА паркы 24 июльдә ачылды һәм ул үз эшен 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Паркта көн саен сәгать көндезге 12 дән кичке 10 га кадәр мәдәни чаралар күрсәтелә. Паркка керү — бушлай.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/27/111661/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7502
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2081
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3414
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4340
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6175
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»