Ф.И. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале кабат үзенә дәшә

Фестиваль кысаларында тамашачыларга 14 спектакль һәм концерт тәкъдим ителәчәк. Аларга билетлар сатуга 15 декабрьдә чыкты.
Чара сезонның премьерасы булган “Трубадур” операсы белән ачылачак. Моннан тыш, фестивальдә тамашачылар “Травиата”, “Риголетто”, “Аида”, “Набукко” кебек әсәрләрне дә сәхнәдә күрә алачак. Шулай ук, П.И. Чайковский музыкасын ишетергә, “Пиковая дама”ның концерт постановкасын тамаша кылырга мөмкин.
Федор Шаляпин туган көнендә, традиция буенча, М. Мусоргский әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Борис Годунов” халык драмасы тәкъдим ителәчәк. Программага “Севильский цирюльник” комик операсы һәм “Турантот” трагедиясе дә кертелгән.
Фестивальнең төп вакыйгасы − “Dona nobis pacem” (“Безгә тынычлык бир”) спектакле. Аны сәхнәгә хореограф Владимир Васильевның танылган биючеләре куячак. Спектакльнең дөньякүләм премьерасы Казанда 2015 елның язында булган иде. Аны Россиянең Зур театры сәхнәсендә дә күрсәттеләр. Фестивальгә Владимир Васильев үзе дә килер дип көтелә.
Альбина Шаһиморатованың шәхси концерты да тамашачылар күңеленә хуш киләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/02/117107/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.