Фазыл Искәндәрне юксынып...

Инде ничә көн борчылып йөрибез. Фазыл Искәндәр вафат... «Созвездие Козлотура», «Сандро из Чегема», «Софичка», «Дерево детства»... Искиткеч матур тел белән язылган әсәрләре бер-бер артлы искә төшә. Андагы романтика, андагы фантастика!.. Ул образ, сюжетлар... Мифлар, әкиятләр... Чегемдагы балачак, матур кызлар, диңгез... Кайчан да кулга алып, рәхәтләнеп көлә-көлә укый торган әсәрләр.
 
«Созвездие Козлотура»ны укудан тәм табып, чыдый алмыйча эшкә күтәреп килгән идем. Кулдан кулга китте китап. Дөньяларын онытып укыдылар ичмаса!
Фазыл Искәндәрнең «Чегемская Кармен» һәм «Бармен Адгур» хикәяләре буенча Юрий Кара төшергән «Воры в законе» фильмын  да, «Чегемский детектив», «Время счастливых находок»ларны да күпләр карагандыр, язучының күңел дөньясын ача алганнардыр.
 
Фазыл Искәндәр... Аны үзем өчен беренче тапкыр 1986 елда, Мәскәүдә ВКШда журнал редакторлары курсларында укыганда ачкан идем. Абхазиядә балалар өчен журнал чыгаручы кунакчыл һәм киң күңелле Геннадий Аламия (хәзер ул күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Абхазиянең атаклы шагыйре – Э. З.) безнең төркемне – Латвия, Эстония, Украина, Казакъстан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Татарстан, Чуашстан, Дагстан журналистларын –  Сухумга, үзләренә кунакка чакырды. Шәп язучылары Фазыл Искәндәр турында иркенләп сөйләде. Кызыктырып та, ымсындырып та «Сандро из Чегема» автобиографик роман-эпопеясенә алып кереп китте дә... Тәмам сихерләде! Шул әсәрне тизрәк табып укыйсым килеп кайттым.
 
Еллар узып, Абхазиягә баргач, Гаграда «Чегем» язулы кунакханәләрне күреп, күңел тантана иткән иде. Безгә таныш Чегем, янәсе!
Икенче тапкыр... күренекле журналист, «Казанские ведомости» газетасы редакторы Венера Якупова ачты Фазыл Искәндәрне! Ул – аның яраткан язучысы. Бераз хәйләкәр, бераз ялкау Сандро карт, Чегем авылы турында авыз суларын корытып сөйли Венера...  Альп болыннары, болытлар түбәсенә кунаклап ял итә торган мәһабәт таулар, көйдерә торган кояш, тау күлләре, гүзәл Рица, ак шәһәр Сухум (Искәндәрчә – Мухусом), диңгез исе... Әсәрдә шулар ярылып ята!..
 
...Моңсу. Фазыл Искәндәрне без үзебезнеке итеп яраттык. Ул безнең дөньяга Чегем югарылыгыннан карап язды. Ул Язучы, Шагыйрь генә дә түгел иде. Ул Зирәк Кеше иде...  
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6608
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4316
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3099
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2938
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату