Эшләргә теләге булган үсмерләр колагына

Татарстанда ел саен үсмерләрне эшкә урнаштыруга 26 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. 5 меңгә якын малай һәм кыз шул рәвешле быел үзләренә хезмәт урыны тапкан инде. Беренче чиратта, каникул чорында әз-мәз акча эшләп алу мөмкинлеге азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә.
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, быел барлыгы 20 меңнән артык баланы эшле итү күздә тотыла. 14-18 яшьлек үсмерләрне хезмәт урыны белән тәэмин итү ел әйләнәсендә башкарыла – көзге, кышкы, язгы каникулларда да мондый мөмкинлек бирелә, әмма күп очракта укучылар иң озын ял чорында эшкә урнаша.
Яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүгә 26 миллион сумнан артык акча каралган, дидек. Бу сумма мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашучыларга 1275 сум күләмендәге матди ярдәм күрсәтүгә тотыла. Моннан тыш эш бирүче малай-кызларга минималь хезмәт хакыннан да кимрәк булмаган (эшләнгән сәгатьләргә пропорциональ) күләмдә хезмәт хакы да түләргә тиеш. Нигездә, үсмерләргә эш урыны яшелләндерү, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы тармакларында, бюджет оешмаларында табыла.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүдә Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Алабуга районнарында, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә аеруча актив эшлиләр. Казанның 7 нче санлы клиник хастаханәсе, икмәк-кондитер комбинаты, 10 нчы санлы балалар поликлиникасы, “Горводзеленхоз”, Яшел Үзән районында Серго, А.М Горький исемендәге заводлар, Чаллыда “КАМАЗ” ел да мәктәп укучыларын бик теләп эшкә ала икән. Акча эшләп алудан тыш, малай-кызлар шул рәвешле беренче эш күнекмәләрен дә ала, ә кайберәүләр өчен булачак һөнәрен сайлауга этәргеч тә була, ди Эльмира Зарипова.
Шуны да искәртеп узарга кирәк: 14-16 яшьлекләр атнасына иң күбе 24 сәгать эшләргә тиеш. Эш көненең исә 5 сәгатьтән дә артык булмавы зарур. 16-18 яшьлекләр исә атнасына 36 сәгать һәм көненә 7 сәгатьтән дә артык эшләргә тиеш түгел.
Эшкә урнашырга теләк белдергән үсмер паспорт һәм аның күчермәсе, ИНН күчермәсе, иминиятләштерү таныклыгы, Саклык банкында ачылган хисап счеты, сәламәтлеген дәлилләүче медицина белешмәсе һәм әти-әнидән рөхсәт кәгазе белән мәшгульлек үзәгенә килергә тиеш. Эш урыны табылгач, үсмер белән килешү төзелә һәм берничә көн эчендә аны эшкә алу турында боерык басыла.
чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.