Логотип
Яңалыклар

​Эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга кандидатлыкка кандидатлар дебатларда эшсезлек проблемасын чишү өчен тәкъдимнәрен әйтте.


Россия Дәүләт Думасына быел көз узачак сайлаулар уңаеннан «Бердәм Россия» партиясе үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләргә әзерләнә. Мәгълүм булганча, алдан тавыш бирү көне бөтен Россия буенча 22 майда үтәчәк. Кандидатлыкка кандидатларны сайлаучылар күзгә-күз очрашуларда гына түгел, ә җәмгыятьнең иминлеге өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләүгә багышланган дебатларда да күрә һәм тыңлый ала. Дебатлар һәрвакыт партиянең - er.ru, tatarstan.er.ru рәсми сайтларында турыдан-туры трансляцияләнә, киләсе атнада Татарстанда телевизион дебатлар да көтелә.



Бу ялларда Казанда, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге бинасында оештырылган дебатта хезмәт базарының торышы - эшсезлекне киметү мәсьәләсе тикшерелде. Үз фикерләре белән «ВолгаТатСудоремонт» ҖЧҖ директоры, «Гомумроссия Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтенең үзәк штабы әгъзасы Роман Лизалин, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова, КФУның 4 курс студенты, «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси яшьләр оешмасы әгъзасы Булат Нургалиев уртаклашты, алар шулай ук залда утырган тамашачыларның кызыксындырган сорауларына да җавап бирде.

«Эшче профессияләрнең дәрәҗәсен үстерергә кирәк, - дип белдерде Роман Лизалин. - Югыйсә, хәзер икътисадчы, юрист һөнәрләре модада. Эшчеләрнең хезмәтен данлаучы нәфис фильмнар җитми, элек бит бик матур фильмнар төшерелә иде: яшьләр алардагы геройлар кебек гадел, намуслы, тырыш, эшчән кеше булырга омтылды. Эшче һөнәрен сайлауның ояты юк, туган илебезгә фидакарьләрчә хезмәт итү бары тик мактауга гына лаек. Менә шуны яшь буынга төшендерәсе иде. Ә дәүләт илнең төп байлыгы - нефть түгел, ә кеше капиталы икәнен аңларга тиеш». Роман Лизалин яшьләргә мәктәп эскәмиясеннән, һөнәри белем алган чордан ук эш урыннарын барлап куярга кирәклеген ассызыклый: уку йортын тәмамлагач, егетләр һәм кызлар кайда эшкә урнашырга белмичә аптырап йөрмәсен өчен.  

Булат Нургалиев үзе студент булгач, мәшгульлек темасы аны аеруча борчый. «Укуны тәмамлагач, кайда гына эш белешеп кермә, тәҗрибәң бармы дип сорыйлар. Уку чорында ук студентларның стажировкасын оештыруга зур игътибар бирелергә тиеш. Ул стажировкаларның күләмен һәм озынлыгын арттыру мөһим», - ди Булат Нургалиев.

Сер түгел, соңгы елларда хезмәт базарында Урта Азия һәм башка күрше дәүләтләрнең гражданнары кул көче актив файдаланыла. «Хезмәт базарындагы мигрантлар мәсьәләсе һаман саен бәхәсләр уята. Россиягә үз гражданнарын эшкә җибәргән илләр алар өчен җаваплылыкны күтәрергә тиеш дип исәплим. Бу хакта «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте үзәк штабында Хөкүмәткә тәкъдимнәр әзерләдек. Чит илдән безгә эшкә килгән кешеләр турында тулы мәгълүмат базасын булдыру мәҗбүри», - дип фикерләрен җиткерде Роман Лизалин.

Бүген судноларны ремонтлау оешмасын җитәкләүче 35 яшьлек Роман Лизалин әле кайчан гына елга флотында капитан вазифасын башкара иде. Күпләр аны 2011 елда һәлакәткә очраган «Булгария» теплоходы пассажирларын коткарган «Арабелла» корабы капитаны буларак исендә калдырды. «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтендә дә ул транспорт өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр, шул исәптән елга транспорты темасы белән шөгыльләнә. «Безнең Татарстан географик яктан бик уңайлы җирдә, ике олы елга - Идел һәм Кама буйларында урнашкан. Елга флотын үстерү таләп ителә. Беренче чиратта кадрлар мәсьәләсен кайгыртырга, флотны яңа кораблар белән тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан эшкуарлыкка ярдәм күрсәтергә, судноларга йөрер өчен кайбер урыннарда елга төпләрен киңәйтергә һәм елга буйларында туристик инфраструктура төзергә кирәк. Елга туризмын җәелдерү өчен безнең төбәктә бөтен мөмкинлекләр бар», - ди Роман Лизалин.

Лиана Сәетова, мәсәлән, гомумән, икътисадның 52 тармагы белән бәйләнештә торган туризм өлкәсе бүген Татарстанда эшсезлек мәсьәләсен хәл итәргә булыша алуын искәртә. «Татарстанда халыкның өчтән бере авылларда яши. Безнең җирлекнең традицияләрен, милли-мәдәни байлыгыбызны саклаган авыллар бушап калмасын, аннан яшьләребез зур шәһәрләргә качып бетмәсен өчен аларны эш белән тәэмин итү зарур. Авылда яшәгәч, бөтен кеше фермада гына эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Авылда туризм белән бәйле проектларны тормышка ашырырга була. Шәһәр кешеләре, Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә, чит ил кешеләре дә тиешле шартлар тудырылса, авыл мохитендә ял итәргә кызыга. Соңгы ике елда республикада авыл туризмын аякка бастыруга көч түгеп, инде берничә уңышлы проектны башлап җибәрдек. Аларның хуҗалары хәзер башкалар белән тәҗрибә уртаклаша, авыл җирлекләре башлыклары киңәш сорап безнең белән элемтәгә керә. Әмма һаман да авыл туризмының законлы нигезләре җайга салынмаган. Бу мәсьәләгә минем закон проекты булырлык тәкъдимнәрем бар», - дип сөйләде Лиана Сәетова.

Дебатта катнашучылар якынлашучы 9 Май - Бөек Җиңү көне белән котлап, сайлаучыларны 22 майда иртәннән кичкә кадәр эшләячәк исәпләү участокларына килеп, депутат булырга лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырды.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар