Логотип
Яңалыклар

«Ел китабы–2014» конкурсында кем җиңде?

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясады.

Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы – чәчмә әсәрләр (проза), 54-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е – балалар әдәбияты, 43-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 71-е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2014 нче елда дөнья күргән, 2015 нче ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1526 китапханәсе катнашты.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри 2016 нчы елның 3 нче мартында җиңүчеләрне билгеләде.

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 нче урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»;

2 нче урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;

3 нче урын Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» китапларына бирелде.

Кадим Җәмитнең «Килмешәк», Фәрит Яхинның «Умырзая» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

1 нче урынны Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе – Ленар Шәех);

2 урынны Роберт Миңнуллинның «Мыек астыннан гына...»;

3 урынны Газинур Моратның «Кош хокукы» китаплары алды.

«Татар халык җырлары» (төзүчесе – Рәмзия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 нче урынга Айгөл Әхмәтгалиеванең «Мин гашыйк булдым»;

2 нче урынга Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!»;

3 нче урынга Мөҗәһитнең «Баллы җәй» китаплары чыкты.

Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова) китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 нче урын Габдрахман Әпсәләмовның «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»;

2 нче урын Факил Сафинның «Заблудившийся рассвет»;

3 нче урын Әхәт Мушинскийның «Белые Волки» китапларына бирелде.

Александр Пушкинның «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 нче урынга Мөхәммәт Мәһдиевнең «Сызып ак нур белән» (төзүчесе – Гәүһәр Хәсәнова);

2 нче урынга «Туфан Миңнуллин: Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» (төзүчесе – Марсель Галиев);

3 нче урынга Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китаплары чыкты.

Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре. Т.2» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 нче урынны Марсель Бакировның «Древнетюркская поэзия»;

2 нче урынны Марсель Галиевнең «Поэзия духа=Рух»;

3 нче урынны Рамиль Сарчинның «Жизнь и судьба Фатиха Карима» китаплары алды.

Искәндәр Гыйләҗев белән Ләйлә Гатауллинаның «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшинаның «Ислам в Среднем Поволжье» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

Күпсанлы китап укучылар исеменнән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез!

сылтама: http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар