Экзит-полл нәтиҗәләре буенча – Миңнеханов беренче

Экзит-полл нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 13 сентябрьдә Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 91 процент тавышны Рөстәм Миңнеханов җыйган.
Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков аңлатканча, экзит-полл - ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан
Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиона
Экзит-полл ысулы буенча сайлау көнендә уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән Андрей Тузиков Татарстанда сәгать кичке 8 тулып, сайлау участоклары ябылгач, Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә таныштырды.
Әлеге социологик тикшеренү күрсәткәнчә, кешеләрнең 5 проценты - КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче сәркатибе Хафиз Миргалимовка, 3 проценты - "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге советы рәисе Рушания Бильгильдеевага, һәм чак кына 1 проценттан күбрәге - ЛДПР партиясе вәкиле Руслан Юсуповка тавыш бирүен әйткән. "Бердәм Россия" партиясе тәкъдим иткән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен сайлаучыларның 91 проценты тавыш бирүен белдергән. Сораш
- Экзит-полл нәтиҗәләре - Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр буенча санап чыгарган сайлаулар нәтиҗәләре түгел. Бу - халыкның фикерен белешү. Экзит-поллда Татарстанның 2 шәһәр округы һәм 15 муниципаль районындагы сайлау участокларында теркәлгән сайлаучылар катнашты. Экзит-поллның нәтиҗәләре көтелгәнчә булды, дияргә мөмкин. Чөнки без август аенда һәм менә сайлаулар алдыннан гына сентябрьдә уздырган социологик тикшеренүләр дә шушы күрсәткечләргә якын тора. Ул чакта да Рөстәм Миңнехановның рейтингы - 82 процентны, Хафиз Миргалимовның - 4,5 процентны, Рушания Бильгильдееваның - 2,7 процентны, Руслан Юсуповның 0,8 процентны тәшкил иткән иде, - дип ачыклык кертте КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.