Екатеринбургта Свердловск өлкәсе татар конгрессының III корылтае уздырылды

Узган шимбәдә, 26 сентябрь көнне, Екатеринбургта Свердловск өлкәсе татар конгрессының III корылтае уздырылды. Анда өлкәнең 35 муниципаль берәмлегеннән 400ләп кеше катнашты. Делегатларны төбәк җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.
Свердловск өлкәсе татар конгрессының I корылтае тугыз ел элек Екатеринбургның «Щелкунчик» театрында үткәрелеп, ул вакытта анда 24 районнан 118 кеше катнашкан иде. Делегатлар җирле татарларның милли үзенчәлекләрен, телне саклап калу проблемалары турында фикер алышты.Бүген «Урал татарлары» Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы — төбәктәге татар җәмәгатьчелегенең алдынгы көчләрен үзенә туплаган оешма. Аңа төрле дәрәҗәдәге җирле депутатлар, эре бизнесменнар, оешма-предприятие җитәкчеләре керә. Шуңа күрә өлкә хакимият органнары конгрессны төбәк татарлары вәкиле буларак кабул итә.
«Урал татарлары» идарәсенең беренче рәисе итеп 2009 елда Ринат Садриев сайланган иде. 2011 елда ул Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле итеп билгеләнгәннән соң, рәис вазыйфаларын Фәвия Сафиуллина үтәп торды. Соңрак, 2012 елда, бу урынга Марат Салихов сайланды.
Соңгы өч елда үткәрелгән чаралар арасында өлкәнең 37 торак пунктында ел саен үткәрелә торган Сабан туйлары, татар башкаручыларының «Урал сандугачы» төбәкара ачык бәйгесе, Тукай һәм Җәлил укулары аталды. Идарәнең өч елдагы эше канәгатьләнерлек дип табылды. Яңа киңәйтелгән идарәгә өлкәнең төрле районыннан 34 кеше сайланды. Марат Салихов киләсе өч елга рәис итеп калдырылды.
Корылтайда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Свердловск өлкәсенең Законнар чыгару җыелышының көмеш медале белән бүләкләнде.
Татарстан сәнгать осталарының зур концерты делегатлар һәм шәһәр татарлары өчен зур бүләк булды.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/28/114044/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.