Логотип
Яңалыклар

Дөньяда иң күп җәяү сәяхәт итүче рекордына дәгъвалаучы немец туристы Казанга килеп җитте

Татарстанга дөньяда иң күп җәяү сәфәр кылучы рекордын куярга теләгән Германия сәяхәтчесе Йенс Квасс килеп җитте. Аның белән Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Германия үзәге директоры Ольга Донецкая җитәкчелегендә очрашу узды.

Германия сәяхәтчесе Йенс Квасс дүрт ел элек үзенең төп эшен ташлый һәм хыялын тормышка ашырырга була: дөнья буйлап җәяү сәяхәткә чыгып китә. Үзенең иң беренче максаты итеп ул Европаны буеннан буена йөреп чыгуны куя. 2016 нчы елның 1 нче июнендә ул Россиянең чиген үтеп керә. Аның максаты 10 меңнән артык км үтү.

“Дөньяны җәяү гизеп чыгарга телим”

“Мин бөтен дөньяны җәяү гизеп чыгарга телим. Минем максат – 60 яшемә дөньяда иң күп җирне җәяү үткән кеше булу. 30 ел эчендә 100 мең километрдан алып 120 мең километрга кадәр җир үтәргә телим”, - дип уртаклашты үзенең планнары белән сәяхәтче.

Йенс Квасска 38 яшь. Ул шәһәр читендә агачларны сәламәтләндерү, кирәксезләрен кисү белән шөгыльләнә. Бу һөнәренә 11 ел гомерен багышлый. “Көннәрдән бер көнне мин бу һөнәр белән 60 яшемә кадәр шөгыльләнәчәгемне аңладым һәм үземнең хыялымны чынга ашырырга булдым.Гел җәяү сәяхәт итү бик зур сынау һәм аны үтү өчен бик зур сабырлыкка ия булу кирәк. Мондый сәяхәт бик күп кешеләрнең хыялы, әмма күбесенең аны башкарырга мөмкинлеге юк, чөнки бик күп акча таләп ителә, әмма мин, башкалардан аермалы буларак, үз ихтыяҗларымны киметә алам. Минем сәяхәтче менталитеты шундый”, - ди Йенс Квасс.

Йенс кирәк-яракларын өч тәгәрмәчле арбасына салып, этеп йөри. Кунакханәләрдә түгел, табигать кочагында палатка корып кунуны хуп күрә.

Сәяси төсмер алган сәяхәт

Дүрт ел элек ул үзенең“Сәяхәтче тормышы” исемле проектын башлап җибәрә. Сәфәренең беренче адымнарын Йенс Квасс авто-стоп, автобусларда сәяхәт итүдән башлый. Кечкенә генә, шәхсән үзе өчен башланган сәяхәт акрынлап таныла башлый. Хәзерге көндә юлчының блогына, Facebook социаль челтәре яңалыкларына язылучылар артып тора. Йенс Квасс әйтүенчә, Германиядә соңгы тапкыр санаганда аларның саны 5 меңнән артып киткән булган.

Бераздан сәяхәт сәяси төсмер дә ала. Сәяхәтче булган һәрбер өлкәдә җирле халык ике ил арасындагы мөнәсбәтләр белән бик кызыксына. Хәзерге вакытта проект Россия-Германия дуслыгы девизы белән үтә.

Йенс Квасс төрле илләрнең сатистика, демография саннары белән кызыксына. Европа буйлап башланган сәяхәтендә дә ул һәрбер илнең икътисади, мәдәни хәле белән таныша. Ул һәрбер өлкәнең иҗтимагый, икътисади хәле белән бик яхшы таныш.“Мин йөргәндә шәһәрнең көндәлек тормышын күзәтәм һәм ун елдан аның икътисады, тышкы күренеше ничек үзгәрергә мөмкинлеге турында үз блогымда язам, ә Германиядә мине укыйлар һәм аларга ул бик кызык”, - ди Йенс Квасс.

Татарстанга килгәннән соң Йенс мөмкин булган истәлекле урыннарны карап чыга. Берничә көн кунакханәдә куна, әмма болай шәһәрнең эчке тормышы белән таныша алмавын аңлый һәм яшәргә пляжга, палаткага күчә. “Мин Татарстанда әле Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрендә булырга телим. Татарстан буенча сәяхәт минем Удмуртия белән тәмамланачак”, - дип сөйләде Йенс Квасс.

"Минем өчен Казан - өченче башкала"

Сәяхәтче Татарстан республикасы, Казанга кагылышлы күзәтүләре белән дә бүлеште. “Казан тарихы турында һәрберебезгә шактый мәгълүм, әмма мине шәһәрнең киләчәктә үсеше бик кызыксындыра. Минем өчен Казан хезмәттәшлеккә, яңа икътисадка, яңа идеяләргә, яшьләргә тулы шәһәр. Түбән Новгород шәһәре халкы белән Казан шәһәре халкы саны якынча бертөсле, әмма Түбән Новгородны мин “йоклаганрак” дияр идем. Казанда күбрәк көнчыгыш менталитеты. Биредә бик күп яңа, матур ясалган биналар. Шул ук Технопарк, Иннополис булсын. Болар башка шәһәрләдә дә бар, әмма Казан моны булдырырга гына ашкынмый, ә эшли. Казаннан энергия ташып тора. Мәскәү һәм Санкт-Петербург мәңге беренче һәм икенче урынны алып торучы шәһәрләр, әмма күбебез өченче шәһәр кайсы булуы турында уйлый. Минем өчен өченче урында Казан. Новосибирк, Красноярк, Екатеринбург та Себернең зур икътисади үзәкләре булып санала, әмма Казан туристлар, университетлар һәм мөселман мәдәниятләре бергә кушылган урын. 10-15 елдан Казан үзенең тиешле өченче урынын алачак”, - дип уйлый Йенс Квасс.

Татарстаннан соң Йенс Квасс Ижевск, Удмуртия, Пермь, Екатебринбург, Төмән, Омск, Новосибирск, Красноярк, Иркустк, Улан-Удэ, Чита, Благовещенскшәһәрләрендә булырга уйлый.

"Россиядәге төп проблема - юллар түгел"

Россиядә ике зур проблеманың берсе – начар юллар дигән фикер киң таралаган. Сәяхәтче фикеренчә, Россиянең юллары Европаныкыннан бик нык аерылмый. Соңгы 15 ел эчендә хөкүмәт аларны яхшыртуда зур тырышлык куйганы сизелә. Авыл, поселок урамнары килгәндә, аларны күбрәк Африка урамнары белән чагыштырырга мөмкин дип уйлый. Бервакыт Тверь өлкәсен үткәндә, ул шушы җирлекнең табигатен, яшәешен яхшырак белер өчен төп трассадан читләшеп, авылларны карап үтергә уйлый. Йенс һәрвакыт хәрәкәттә булгач, аны һәрвакыт ашыйсы, эчәсе килү теләге борчый һәм ул шушы авылларда тукталып, кирәкле әйберләрен алырга өметләнә, ләкин картада күрсәтелгән авылларның һәрберсе диярлек ташландык булып чыга. Биредә ул бернинди кибет тә очрата алмый һәм бик зур авырлык белән кире трассага чыга һәм күбрәк шуның буенча хәрәкәт итергә тырыша. Шул ук вакытта аны биредә озынборыннарның күплеге газаплый. Сәяхәтче әйтүенчә, шушы урыннарны үткәннән соң ул үз тәнендә 120 ләп озынборын тешләгән урын саный.

“Сәяхәт чынбарлыктан качу түгел”

Йенс Квассның сәяхәтенең бер өлеше кышка туры киләчәк “Рус кышы турында мин бик күп ишеттем, әмма чынбарлыкта мине нәрсә көтәдер? Күрербез”, - дип көлде Йенс Квасс.

Сәяхәтче әйтүенчә, кайбер кешеләр өчен сәяхәт – ул чынбарлыктан качу, ә аның өчен киресенчә. Ул үзенең сәяхәтен искиткеч дип уйлыйм һәм шушы озын сәяхәтендә үзенең гаиләсен сагынудан бары тәм табам. “Сәяхәтемне туктатып, елга бер үз гаиләмә кайту минем өчен хисләргә тулы, сөенечле мизгел”, - ди ул. Йенның хатыны һәм балалары юк, әнисе белән яши.

Бу сәяхәтен тәмамлаганнан соң ул Австралия, Кытай, Төньяк Америка, Көньяк Американы, Африканы йөреп чыгарга уйлый. Хәзерге вакытта Европа буенча җәяү 9600 км юл үткән. Чагыштыру өчен – Казаннан Мәскәүгә кадәр 812 км, шул рәвешчә, Йенс Квасс Казаннан Мәскәүгә алты тапкыр җәяү барып кайткан дигән сүз.





чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар