Дөнья чемпионаты ярышларына ничек барырга?

Җитәкчеләр Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында халыкка шәхси машиналардан җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итә. Йөртүчеләр дә, кондукторлар да квалификация күтәрү һәм хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту буенча махсус курслар узган. Өстәвенә, алар өчен бердәм эш формасы да әзерләгәннәр...
Бу турыда журналистларга Казан башкарма комитетының транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында башкаланың җәмәгать транспортын санитар-техник яктан яхшырту буенча шактый зур эш башкарылган.
- 77 транспорт чарасында чатнаган тәрәзәләр алыштырылды, 42 автобусны яңадан буяу карары кабул ителде. Автобусларны төзекләндерү дә шактый вакытны алды. Нәтиҗәдә, 10 июльгә җәмәгать транспортын әзерләү буенча эшчәнлек ахырына якынлашты. Дөнья чемпионаты чорында халыкка 842 автобус, 207 троллейбус һәм 107 трамвай хезмәт күрсәтәчәк, - дип ассызыклады Айдар Абдулхаков.
Машина йөртүчеләрне һәм кондукторларны әзерләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Аларның барысы да квалификация күтәрү буенча махсус курслар узган. Өстәвенә, чемпионатка әзерлек кысаларында йөртүчеләр өчен - 900, ә кондукторлар өчен – 500 яңа комплект форма тегелгән.
Җәмәгать транспорты спорт объектларына кадәр бара
Җәмәгать транспорты эшчәнлеген яхшыртуга зур игътибар бирү аңлашыла, чөнки шәһәр халкын һәм кунакларны спорт объектларына алып бару белән нәкъ менә алар шөгыльләнәчәк. Спорт ярышына билеты булганнар ул көнне автобус-троллейбусларда бушлай йөрү хокукы ала. Ә волонтрелар исә, гомумән дә, бушлай хәрәкәт итәчәк. Ник дигәндә, алар өчен махсус транспорт карталары әзерләнгән.
- Казанның җәмәгать транспорты дөнья чемпионаты ярышлары уздырыла торган объектлар аша узсын өчен барысы да эшләнде. Шул рәвешле, әлеге спорт биналарына шәһәрнең теләсә-кайсы ноктасыннан бернинди күчеп утыруларсыз яки күп дигәндә ике автобуста барып җитү мөмкинлеге тудырылды, - дип ассызыклады Айдар Абдулхаков.
Тагын бер яңалык: 54нче номерлы автобусның хәрәкәт схемасы бераз үзгәртелгән. Чемпионат чорында ул Су спорты төрләре сараена кадәр барачак. Бу – Вахитов һәм Яңа Савин районында яшәүчеләрнең «Казан-Арена» һәм Су спорты төрләре сараена кадәр баруын тәэмин итү максатыннан эшләнгән.
- Шул рәвешле, «Казан-Арена»га 54, 75, 74 һәм 74а автобусларында барып җитеп булачак, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Өстәвенә, бу чорда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «кайнар линия» телефоны эшләячәк. Теләге булган һәркем 275-30-50 номерына шалтыратып, автобус маршрутлары, теге яки бу объектка барып җитү ысуллары турында белешә ала.
Сибгать Хәким урамы вакытлыча гына ябыла
Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Игорь Новиков исә дөнья чемпионаты чорындагы башкала юлларындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Җитәкче сүзләренә караганда, юлларны вакытлыча ябу кебек чара Сибгать Хәким һәм Абдулла Бичурин урамнарына гына кагылачак. Хәрәкәт исә Сибгать Хәким урамында Мусин урамыннан алып Әмирхан проспектына кадәр ,ә Абдулла Бичурин урамында исә Сибгать Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр тыелачак. Шунысы мөһим, бу урамнар 24 июль һәм 9 август көннәрендә иртәнге 6:00 дән 23:00гә кадәр ябыла. 22 июль көнне исә бирегә 15:00 дән алып 23:00 гә кадәр кереп булмаячак.
Гомумән, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре дөнья чемпионаты чорында халыкны шәхси машиналардан түгел, ә җәмәгать транспортыннан файдаланырга өнди. Әгәр дә инде кеше «тимер ат»ыннан аерылырга теләми икән, ул машинасын «Тандем», «Metro», «Максидом», «Южный», «Мега» сәүдә үзәкләре һәм «Казан» агропромпарк паркингларында калдыра ала (спорт объектлары янындагы паркинглар ябык булачак). Әлеге урыннарда халыкка махсус автобуслар хезмәт күрсәтәчәк: спорт объектларына ярыш карарга баручы халыкны күчерү белән 17 транспорт чарасы шөгыльләнер дип уйланыла.
сылтама: http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/46543-d%D3%A9nya-chempionatyi-yaryishlaryina-nichek-baryirga?.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.