Логотип
Яңалыклар

ДӘҮЛӘТ ЭШЛЕКЛЕСЕ ҺӘМ ШАГЫЙРӘ ФЛЕРА ТАРХАНОВА ИҖАТ КИЧӘСЕНДӘ ТАГЫН БЕР СӘЛӘТЕН КҮРСӘТТЕ

29 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик Флёра Тарханованың иҗат кичәсе узды.

29 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик Флёра Тарханованың иҗат кичәсе узды. Юбилей концертта татар эстрадасы җырчылары чыгыш ясады, шагыйрәнең сүзләренә иҗат ителгән гаять матур җырлар берсе артыннан берсе яңгырап торды, ә табадан гына төшкән шигырьләрне автор шәхсән үзе филармония тамашачысына сәнгатьле итеп укып та күрсәтте.

Сәхнәдә беренче булып Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры – Илдус Әхмәтҗанов күренде, ул шагыйрәнең “Болгар җире” һәм “Нигез” дип исемләнгән әсәрләрен яттан сөйләде. 

Чараның алып баручысы танылган юмор остасы Җәвит Шакиров иде. Ул тамашачыга Флёра Тарханованың киңкырлы шәхес икәнен ассызыклап торды: “Язучы, укытучы, журналист, инженер-конструктор, ТРның Министрлар кабинетында озак еллар буе баш киңәшче булып эшләгән, шагыйрә...”- дип тезеп китте ул.

Шагыйрә иң беренче булып, яшьлек елларын искә төшереп, үзенең туган ягы – Яуширмә авылына багышланган “Сагыш” дип аталган шигырен укыды. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының өченче утырышы алдыннан язылган шигыре дә яңгырады.

Шагыйрәне олылап килгән кунакларның берсе – ТРның Мәдәният министры – Айрат Сибагатуллин иде. Ул, Татарстан Президентының указы нигезендә, күпъеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар әдәбиятын үстерүгә зур өлешен кертүе өчен ТРның Язучылар иҗат берлеге иҗтимагый әгъзасы Флёра Тарханованы “Татарстан Республикасының фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. “Без аның белән министрлар кабинетында бергә эшләгән идек. Аның кулына рәсми документлар эләксә, кайгырмасак та була, һәрдаим ышанычыбыз зур булды. Бер генә теләгем – иҗатыгыз гел киңәеп торсын, аны халкыбыз яратсын!” – диде ул.

Татарстан Президентының мәдәният Фонды директоры Нурия Хәшимова да матур котлау сүзләрен җиткерде: “ТР Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән зур сәламнәр алып килдем. Сез – зыялы, затлы нәселдән, барыгыз да хезмәтне яратасыз. Һәр кешене үзегезнең иҗатыгыз белән сокландырасыз. Тамашачыларны сөендереп, озын-озак еллар иҗат итәргә насыйп булсын, һәрвакыт шундый мөлаем, сөйкемле татар хатыны булып калыгыз!”

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова шагыйрәнең сүзләренә язылган “Ялгыз өй”, “Киек казлар” җырларын башкарды. “Флёра апа белән без яшьтәшләр, унҗиде генә әле безгә! Безнең сөйләшкән серләребез дә күп, иҗатыбыз да зур, мәңге яшь булып калыгыз!”- дип теләкләр җиткерде җырчы.

Җәвит Шакиров сүзен дәвам итте: “Сез озак еллар хөкүмәттә эшләгән кеше, әмма ләкин бу кечкенә генә ханым, шулкадәр шигырьләр язарга, тәрҗемә итәргә каян вакыт тапты икән? Ә бит тормышта башка мәшәкатьләр дә бар. Яшерен-батырын түгел, аның бик күп язган эшләре ял вакытларына гына туры килә. 27 китап, 100гә якын җырлар авторы... мондый шагыйрәләр гасырга бер генә туа! Флёра апа, Сездән дә бәхетле кеше юк, Сезнең шигырьләрегезгә иҗат ителгән җырлар яшәр, чөнки композиторлар Сезнең шигырьләрне шулкадәр ярата, ә кайбер шигырьләрегезгә өчәр-дүртәр көй язылган бит!” 

Сәхнә түренә ТРның атказанган артисты Раяз Фасыйхов “Сәламәтлек телим мин сезгә” җыры белән ап-ак костюм-чалбардан чыкты. “Сезгә чәчәк тә алып килергә онытканмын, Алла бирсә, 55 яшьлегегезгә!” – дип шаяртты Раяз. “Оятсыз!” дип шелтәләгән булды җырчыны Җәвит Шакиров.  Аның каравы, берничә чыгыштан соң, Раяз Фасыйхов сәхнәгә чәчкәләр бәйләме күтәреп менеп, шагыйрәгә бүләк итте.

Сәхнә түренә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы актёрларының берсе – Хәлим Җәләй чыкты. “Бүген без Флёра ханымны шагыйрә буларак күрдек, әле бит ул проза өлкәсендә дә эшли!” – дип әйтте ул. Артист Флёра тарханованың истәлекләреннән алынган “Кантун” хикәясен тамашачыга тәкъдим итте.

Концертны ТРның халык артисты Рөстәм Закиров “Күзләреңә тагын карыймчы” җыры белән дәвам итте, соңрак аның хәләл җефете Люция Мусина да чыгып, моңлы итеп җырлады. Шагыйрәне юбилее белән котлап: “Сезнең мәхәббәт шагыйрәсе икәнегезне белеп, шушы “Цикломен” мәхәббәт гөлен бүләк итәбез”, - диде иҗади гаилә. 

Сәхнәгә шагыйрәнең туган ягы – Чистай районыннан авылдашлары чыкты. Сүз Чистай районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Госман Нәбиуллинга бирелде. “1976 ел. Яңа гына институтны тәмамлап, әзерләнеп чыккан яшь гаилә Яуширмә авылына килеп төшә. Укытучылар булып киләләр, эшли башлыйлар. Шуларның берсен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр, шул ук вакытта ул кеше кая барырга белмичә, аптырап кала. Бу вакытта аңа ярдәмгә олырак кына бер кеше, баянын тартып: “Улым, бер дә борчылма, без бөтенесен дә оештырабыз”, - ди. Ул яшь кеше, фәкыйрь – мин идем, ә ул сүзләрне әйтүче безнең Тарханов абый иде (Флёра Тарханованың әтисе – ИТ).  Аларның гаиләсе гел үрнәк, зыялы, тәрбияле булды, чөнки Тарханов абыйның үз балаларына гына түгел, барча яшүсмергә шулкадәр хөрмәте зур, ул һәрвакыт ягымлы, ярдәмчел булды. Башкалабызда шушындый шагыйрәбез булуы белән без бик тә горурланабыз, шатланабыз!” – дип фикерләре белән уртаклашты ул. Госман Нәбиуллин шулай ук Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановтан юлланган рәхмәт хатын укып үтте.

Ерак араларны якын итеп, шагыйрәнең юбилей кичәсенә махсус Санкт-Петербургтан килгән кунаклар үзләренең җылы, ихлас хис-теләкләрен Флёра Тархановага җиткерде.

Шулай ук сәхнәгә Татар дәүләт курчак театры вәкилләре дә менеп, барча театр колективы исеменнән шагыйрәне олуг юбилее белән котлап, иҗади уңышлар теләделәр. Әйтергә кирәк, курчак театра Флёра Тарханованың балалар өчен язылган “Өч каурый” әкиятен спектакль сәхнәләштергән.

Шул уңайдан, “Татар телендә белем бирүче 27 гимназия” балалары шагыйрәнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен яңгыратты.

Шагыйрәне котларга Язучылар берлегенең урынбасары, танылган шагыйрь Рәмис Аймәт чакырылды. “Яз аенда тугангамы, яз аеның бөтен матурлыкларын да әйтерсең лә үзенә җыйган. Ул гүзәллек, матурлык, хатын-кызларга гына хас булган назлылык... Сез үзегезгә бөтен яхшы сыйфатларны да туплагансыз. Флёра ханым бала-чакта ук гадәти сөйләшкәндә дә рифмалашып кына аралашкан! Ул тумыштан ук шагыйрә. Кечкенә вакытыннан ук шигырьләр яза башласа да, шигърияткә китапларын соңрак кына чыгарды. Ләкин ул бик нәтиҗәле хезмәт итте: бер үк вакытта биш жанр белән эшләве белән дә безне сокландырды. Иҗатка килгәндә, гаҗәп түгел, аның әнисе дә, әбисе дә шигырьләр язганнар. Аның иҗатка мөкиббән киткән гаиләдән булуы турында беләсездер. Әтисенең балаларын мандолинада, гармунда уйнарга өйрәтүләре дә безне гаҗәпләндерә. Флёра ханым үзенең бер әңгәмәсендә: “Мин бала-чагымда актриса булырга хыялланган идем”, - ди. Әгәр дә татар халкының үз дәүләте булып, үзенең киностудиясе оешса, Флёра ханым, һичшиксез, киноактирса булыр иде, ул сәнгать юлын сайласа да, зур уңышларга ирешер иде дип уйлыйм”, - дип ассызыклап үтте Рәмис Аймәт. 

“Каләмдәшләрегез исеменнән, ТР Язучылар берлеге, аның рәисе – танылган драматург – Данил Салихов исеменнән иҗатыгызда уңышлар телибез һәм киләчәктә дә үзегез тудырган, корган иҗади ак кирмәнегездә халкыбызга тугрылыклы, намуслы итеп хезмәт итәргә насыйп итсен”, - дип, шагыйрь барлык каләмдәшләренең теләкләре язылган рәхмәт хатын һәм Габдулла Тукайның энциклопедия китабын Флёра Тархановага бүләк итте. “Язучылар берлегендә түгәрәк өстәлләрдә, остаханәләрдә катнашасыз, үзегезнең фикерләрегезне әйтәсез, Сездә милләт гаме яши, Сез һәрвакыт милләт язмышы өчен борчылып, җан атып яшисез”, - дип ахырдан рәхмәтләрен белдерде Рәмис Аймәт.

Җәвит Шакиров әйтүенчә, Флёра Тарханованың украин, азәрбайҗан, фарсы, үзбәк, балкар, рус, агар, казах телләренә бик күп әсәрләр тәҗемә итүе мәгълүм. Ә иң күп тәрҗемә ителгәне – казах теленнән шигырь һәм проза әсәрләре. Сезнең шигырьләргә күп кенә чит ил композиторлары да көй язган. Шуларның берсе – Кытай композиторы Шәмшекол Калдаяков. “Көннәрем сагышлы үтәләр” җырын Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев башкарды.

Алга таба сәхнәгә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең укытучысы Илдус Сәгъдиев чыкты. “Флёра Габдрахмановнаның чакыруын белгәч, машинага утырып тормыйча, йөгереп килеп җиттек! Һәрбер уку йортының дәрәҗәсе, даны аның укучыларында. Сеңлем, без Сезнең белән горурланабыз. Сезнең барлык язган әсәрләрегез, китапларыгыз безнең китапханәбездә бар. Безнең студентлар, Сезнең китапларны укып, укытучы булып, йөзләгән укучыларына Сезнең турыда сөйлиләр. Телне саклау шундый юнәлештә барырга тиеш ул, иптәшләр! Мин шулай уйлыйм. Минем үземдә Флёра Тарханованың “Иң кадерле укытучыма, иң яраткан укытучыма” дип язып, бүләк иткән китаплары саклана. Әйтегез әле, укытучы өчен шуннан да зур бүләк, шуннан да зур бәхет була аламы?” – дип сөйләде Илдус Сәгъдиев яраткан укучысы турында.

 

Шулай ук сәхнә түренә шагыйрәнең туганнары да чыкты. Тархановларның гаиләдә тугыз бала булып, аякка басып, тугызы да бүгенге кадәр исән-сау яшәп гомер кичерә. Ә барлыгы Тархановлар нәселендә 200ләп кеше бар икән. Флёра Тарханова абыйсы Илдус Тарханов белән җыр да башкарды. Шагыйрәгә иң изге теләкләр әйтелде.

Концертта Рамил Миндияр, Гөлгенә Кәлимуллина, Зөһрә Сәхәбиева да чыгыш ясады. Кичә шагыйрәнең татарлар язмышын чагылдырган, Резедә Әхиярова көенә “Татарлар гимны” дип аталган өр-яңа җыр белән яшь җырчы Айтуган Гайнемөхәммәтов башкаруында тәмамланды.

 

Флёра Тарханова – шагыйрә, прозаик, балалар язучысы, тәрбияче, тәрҗемәче, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый премиясе лауреаты, Филология фәннәре кандидаты, Язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы.

чыганак: http://intertat.ru/madaniyat/-vit-shakirov-mondyy-shagyyr-l-r-gasyrga-ber-gen-tua-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар