ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Депутатлар Сәрия Сабурскаяны ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле итеп сайлау өчен тәкъдим итте.
Искәртеп үтик: закон буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле кандидатурасын республика Президенты тәкъдиме буенча парламент раслый.
Парламентарийлар Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Сәрия Сабурскаяны ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле итеп сайлау тәкъдименә хөрмәт белән кабул иттеләр һәм бу җаваплы вазифада аның актив эшчәнлеген билгеләп үттеләр.
РФ кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле эшенә югары бәя бирде. «Кеше хокуклары буенча вәкаләтле нституты Татарстан гражданнары арасында абруй казана. Без бу өлкәдә Сәрия Сабурскаянын вазифага керешкәндә биргән антына тугры булуын күрәбез. Республиканың закон органнары һәм башкарма хакимият ягыннан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле республика институтына ярдәм итәчәгенә ышанам», - диелгән аның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юлланган хатында.
Шулай ук комитет утырышында депутатлар Әтнә, Бөгелмә, Балык Бистәсе һәм Лениногорск районы, Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары кандидатураларын хупладылар. Парламентарийлар башка мәсьәләләрне дә карады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/30/110854/
Комментарий юк