Логотип
Яңалыклар

​Чит илдә яшәүчеләр Татарстан музейларында «йөри»...онлайнда



 

Чит илдә яшәүче татар  кешеләре  телләрен саклап калу өчен нинди генә проектлар ясамыйлар. Шуның чираттагысын «Анталия татарлары» җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова гамәлгә ашыра. Ул шимбә мәктәбендә укучы балаларны онлайн рәвештә  Татарстан музей, концертларына «йөртә». Аның әлеге дәресләренә  башка илләрдәге милләттәшләр дә кушыла башлаган. Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Туган тел» проекты хакында сөйләштеләр. 

 «Анталия татарлары» җәмгыяте – аермача яшь  берләшмә. Шуңа да карамастан, татар балаларына туган телне өйрәтүче шимбә мәктәпләре оештырылган. Телне өйрәнү, милләткә карата мәхәббәт уяту өчен татар теле дәресләре генә җитми дип  саный  оешма җитәкчесе  Оксана Назарова. Шуңа күрә Татарстан милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ярдәме белән  балаларны Казан музейлары белән таныштыру мөмкинлеге тудырган. Онлайн экскурсия вакытында экскурсовод балалар татар телендә аралаша.  Балаларга иҗади өй эшләре дә бирәләр икән. Шул рәвешле, алты музейга сәяхәт кылганнар.  «Балаларга бик кызык», – ди Оксана Назарова. Әлеге проектны  коры энтузиазмда башлап җибәргәннәр. Аның өчен бернинди финанс бүлеп бирелмәгән. Гап-гади смартфон, скайп аша башкарыла ул. Проект бер ел гамәлгә ашырылу барышында 10-15 видеоконференция үткәрелгән. Анталия татарларына Казакъстан, Италия, Кыргызстаннан да милләттәшләр кушылырга теләк белдергән. Музейларда Wi-Fi булмавы гына кыенлыклар тудыра икән. «Сыйфатлы  интернет та булса, яхшы булыр иде», – дип белдерде  теләген проектта катнашучы  Айдар Әгъләмов.  

 Чит ил татарларына Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да барып җитәргә тырыша. Алар кайбер спектакльләрне онлайн режимда  интернет челтәре аша күрсәтәләр. Директоры Илфир Якупов моның бушлай эшләнгәнлеген әйтте.  Чит ил татарларында трансляцияне карарга ихтыяҗ бар. Спектакльләрне Ирландия, АКШ, Чехия илләреннән кереп карыйлар икән.  

 Оксана Назарова  Татарстанда татар телен популярлаштыру буенча фонд төзелсә,  эшләргә җиңелрәк булыр иде дип уйлый.  Аның сүзләренә караганда, Анталия төбәкләрендә 2 мең татар яши.  Ул республика җитәкчелегеннән Төркиядә татар мәктәбе ачарга ярдәм дә сорады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар