Логотип
Яңалыклар

Чирмешән белгечләре наркоманнар саны артуның сәбәбен ачыклаган

Татарстанның Чирмешән районында 161 кеше аракыны “нык яратучы“, 17 кеше наркоман, 2се токсикоман буларак исәптә тора. Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы хәбәр итә.
“Бүген район үзәк больницасының наркологик кабинетында 180 кеше исәптә тора, шуларның 17се – наркоман, 2се – токсикоман, калган 161се - алкоголизм белән чирле кешеләр, – ди район үзәк больницасы наркологы Лилия Мортазина.

Яшьләр арасында наркоманнар саны артуы күзәтелә. Аларның наркотикларга тартылуының төп сәбәбе – гаиләдәге начар психологик хәл. “Гаилә җылысы, мәхәббәт җитмәгән бала аны урамнан эзли һәм начар компаниягә эләгә. Шуның өчен мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк”, - дип яза җирле басма.

http://tat.tatar-inform.ru/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар