Логотип
Яңалыклар

Бу китапта Тукай районы Мерәс авылында яшәүче һәркемнең исеме бар

Бу китапта Тукай районы Мерәс авылында яшәүче һәркемнең исеме бар

Г. Хәсәншина

Журналист-язучы Әлфия Саматның «Тукайлы вә Сәйдәшле Мерәс» дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Авыл темасы, авыл кешесенең яшәү рәвеше, бөтен гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куюга багышлаган аерым шәхесләр турында документаль проза жанрында иҗат итүче авторның җиденче китабы бу.

Бу саллы басмада Тукай районы Мерәс авылының үткәне һәм бүгенгесе турында шактый бай мәгълумат туплап бирелгән. Китап шушы хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин тәкъдиме һәм аның матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Тукай шигърияте яки Сәйдәш моңы белән мактанырлык шагыйрь һәм композиторлар чыкмаса да, нибары йөзгә якын хуҗалыкны берләштерүче кечкенә генә Мерәс авылында яшәүче хуҗалык хезмәтчәннәре үз басуларында сары алтынга тиң булырлык мул икмәк үстерә беләләр. Ә икмәк ул – яшәү чыганагы: иртән торып, өстәл янына утыруга, иң элек, ипекәйгә үрелмәгән берәр зат бар микән бу галәмдә?! Юктыр андый зат! Бөек шәхесләребезнең исеменә лаек түгел дип кем әйтә ала сәйдәшлеләрне? Шунлыктан басманың исеме дә җисеменә туры килерлек итеп аталган.

«Хәзерге вакытта күпләр үз нәсел җепләренең очын эзләү белән шөгыленә кереште. Авыллар турында, гаилә тарихлары – нәсел шәҗәрәләрен барлау буенча аерым затлар шактый бай мәгълүматлы китаплар чыгара башладылар, – ди автор. – Мерәс авылы турындагы истәлекле китапны әзерләү барышында миңа авылның күп гаиләләре тарихын өйрәнергә, аларның язмышларындагы күңелле яклар белән беррәттән, шактый ук гыйбрәтле вкыйгаларны, авыр тормыш мизгелләрен күз алдыннан уздырырга туры килде. Бу авылга мин инде туган авылыма кайткан кебек кайтып, андагы халык өчен үз кешегә әверелдем, дисәм дә ярый торгандыр. Китапның төп геройлары – хәзерге көндә биредә яшәүче һәм эшләүчеләр; авылдан читтә гомер кичерүче, шушы нигездән чыккан танылган шәхесләр; мактаулы исемнәр алган кешеләр хакында да мәгълүмат кертелде. Фотоларда, авылның бүгенгесе белән беррәттән, төрле еллардан сакланып килгән тарихи истәлекләр чагылдырыла».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар