Бәрәңгегә бәя ике тапкыр артырга мөмкин - Үзәк банк

Ел ахырында Россиядә бәрәңгегә инфляция шаукымы кагылырга мөмкин. Бу хакта Россия Банкы тикшеренү һәм фаразлау департаменты әзерләгән "Трендлар ни турында сөйли" бюллетенена сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.
Быел авыл хуҗалыгы өчен әйбәт саналмаган һава торышы бәрәңгенең сыйфатына тәэсир итә. Нәтиҗәдә, җитештерүчеләр продукциянең күпчелек өлешен кырлардан ук сатып җибәрергә мөмкин. Ә бу исә бәрәңгенең бәясен төшерә. Сакларга куеласы продукция дә кими дигән сүз. Ел ахырында исә бәрәңге бәясе, складларга түләү сәбәпле, кыйбатланырга мөмкин. Бюллетень авторлары шунлыктан бәрәңгегә инфляция дулкыны кагылуы ихтимал дип кисәтә.
Россия Бәрәңге берлегендә мондый вәзгыять туу ихтималын зур дип бәялиләр. “Быел бәрәңгенең күпчелек өлеше узган елгы калган орлыктан утыртылды, ул да бик әйбәт сыйфатлыдан түгел иде, - дип белдерә Бәрәңге берлеге аппараты җитәкчесе Татьяна Губина. – Һава шартлары да бик уңай килмәде; урыны белән корылык, урыны белән артык дым булды. Корылыкка каршы су сиптереп көрәшергә өйрәнсәк, артык дымны җирдән ала алмыйбыз шул әле, әлегә ул проблема булып кала бирә. Болар барысы да бәрәңгенең сыйфатында чагылыш таба һәм эре җитештерүчеләргә сатуда кыенлык тудыра”. Татьяна Губина бәрәңгене уңыш җыя башлауга ук - сентябрьдә сата башлаячаклар дип белдерде.
“Декабрь аенда бәрәңге бәясе ике тапкырга артырга мөмкин”, - дип искәртә ул.
Россия Банкының тикшеренү һәм фаразлау департаменты бюллетены авторлары быел бәрәңге җитештерү 2015 ел белән чагыштырганда 2,2 процентка кимер дип уйлыйлар. Былтыр Россиядә 33,6 млн. тонна бәрәңге җыелган. Быел бәрәңге уңышы якынча 32,8 млн. тонна тирәсе булыр дип көтелә.
Аграр базар конъюнктурасы институты генераль директор Дмитрий Рылько исә киресенчә, бәрәңге бәясе кинәт күтәрелмәс дип саный.
“Паникага бирелергә иртәрәк, уңыш җыелганны көтәргә кирәк, - дип белдерә Рылько. – Узган ел да бәрәңге уңышы рекордлы дип әйтерлек иде Быел да шулай булырга мөмкин, бәяләр төшмәсә дә кинәт артып китмәс дигән өмет бар.”
Россия статистикасы мәгълүматлары буенча июль аенда бәрәңгенең бер килограммы уртача 29,59 сум иде. Соңгы атнада исә икенче икмәк бәясе 3,9 процентка төште.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.