«Большая книга» – Казанда

«Большая книга – провинцияләрдә очрашулар» проекты Казанга килеп җитте. Аны матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чараларының Федераль агетлыгы һәм «Пушкин китапханәсе» фонды оештыра. 2008 елдан – проект эшли башлаганнан бирле «Большая книга» әдәби премиясенең финалистлары һәм язучы-лауреатлар инде Россиянең 27 төбәгендә булырга өлгергәннәр. Очрашуларның төп максаты – язучыларның һәм әдәби әсәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, бүгенге язучыларның әсәрләренә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү, талантларга терәк булу.

Татарстан кабул иткән кунаклар арасында «Большая книга» бәйгесенең финалистлары – «кыска исемлек»кә эләгүче язучылар Алексей Варламов («Алексей Толстой» биографиясе, 2007; «Мысленный волк» романы, 2015), Майя Кучерская («Тетя Мотя» романы) һәм Гүзәл Яхина («Зулейха открывает глаза» романы) бар. Очрашулар, китапларны тәкъдим итүләр 11-13 ноябрь көннәрендә Казанда, Яшел Үзән шәһәрендә, Лаеш һәм Байлар Сабасы районнарында узачак.

Әле беренче романы гына дөнья күргән Гүзәл Яхинаның шушындый дәрәҗәле кунаклар арасында булуы, Россиянең иң зур әдәби премиясенә дәгъва кылуы безнең өчен бигрәк тә сөенечле. Гүзәл – Казан кызы, ул монда туып-үскән. Аны татар укучысы белән иң беренче булып «Сөембикә» журналы таныштырды. Романыннан өзекләрне дә татарчага тәрҗемә итеп укучыга тәкъдим итүчеләр без булдык. Сүз уңаеннан: бу килүендә Гүзәл Татарстан китап нәшрияте белән романын татарчага тәрҗемә итү турында килешү дә төзеп китәчәк. Ә иртәгә аны Саба халкы белән очрашу көтә. Аның нәсел тамырлары да Саба белән бәйле.

Гүзәл Яхина турында «Сөембикә» журналында дөнья күргән язма һәм аның «Зөләйха күзләрен ача» романыннан өзекләр белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=1007

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5926
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7130
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2629
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3059
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4029
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату