Биләрдә фән сарае ачылды.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Биләр бистәсендәге «Фәнсар» (ул фән сарае дигәнне аңлата - ред.) фәнни-мәгариф үзәген рәсми ачу тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» хәрәкәтенең баш идеологы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләйманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
«Фәнсар» яңа лагере «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасында ачылды һәм Кече Чирмешән елгасы ярындагы элеккеге пионер лагере урынында урнашкан. Оештыручылар фикере буенча академия шәһәрчеге сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны гуманитар һәм табигать фәннәрен тирәнтен өйрәнү өчен үз тирәсенә җыячак. Төп фәннәр математика, информатика һәм IT-технологияләр булачак.
Яңа лагерь территориясендә 5 торак корпус, ашханә, мәдәният үзәге, административ үзәк урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карап чыкты, ашханәдә һәм торак корпусларда булды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләшү барышында ул яшәү шартлары белән кызыксынды. Ул шулай ук объектның «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә туры килүеннән канәгать калды.
Корпусларның берсе белән янәшә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга Кече Чирмешән елгасы территориясен үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Авторлар яр буен төзекләндерүнең берничә вариантын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык проектлар да кызыклы, һәм ул инвесторлар эзләү белән җитди шөгыльләнергә тәкъдим итте. «Бу вариантларны концептуаль рәвештә дөрес итеп корырга һәм территорияне зоналарга бүләргә кирәк. Гамәлләрнең төгәл планын эшләргә, шуннан соң иганәче эзләргә була», - диде ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка «Сәләт» бергәлеге яшьләре берничә проект турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Фәнсар» мәгариф үзәге квалификацияле педагоглар: балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары әзерләү урынына әверелергә мөмкин. Моннан тыш, «Сәләт»тә балаларны татар теленә өйрәтү өчен махсус методик әсбаплар әзерләнә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ТР мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясендә шушы методик әсбапларны тәкъдим итү өчен махсус секция булдыруны йөкләде.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, борынгы Биләр шәһәре белән янәшә урнашкан территория елдан-ел матурая бара, кунаклар өчен яңа шартлар тудырыла. Ул ассызыклаганча, «Фәнсар» үзәге татарстанлылар өчен генә түгел, бөтен Россиядән һәм чит илләрдән килгәннәр өчен дә файдалы булачак. «Монда төп байлык – кешеләр, педагоглар һәм, билгеле инде, сез. Без сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә дә шулай максатка омтылучан, хезмәт сөючән һәм инициативалы булып калыгыз», – диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Аннары «Фәнсар» флагын күтәрү тантанасы булды, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Кече Чирмешән елгасы янәшәсендәге территорияне төзекләндерү белән танышты. Монда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга «Изгеләр чишмәсе» Биләр дәүләт музей-тыюлыгы территориясен үстерү проектын тәкъдим иттеләр.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»