Бүген мөселманнар “Изге Болгар җыены”на җыела

Мәгълүмат өчен. Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин нигез салган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә.
ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде.
Соңгы елларда Татарстанда зурлап билгеләп үтелә торган Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне чаралары республикадан читтә булган дин кардәшләрне, милләттәшләрне дә күпләп җәлеп итә. Бу көн дәверләр бәйләнешен, ата-бабаларыбыз белән горурлану һәм киләчәк буын алдында җаваплылык хисен тирәнтен тоярга булыша.
Белешмә өчен. Гарәп-фарсы тарихи-географик чыганаклары мәгълүматларына караганда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине X гасыр башында ук таралган булган. Әйтик, гарәп сәяхәтчесе Әхмәд ибне Рустәнең 903-913 елларда язылган энциклопедик характердагы “Китаб әл-Гилан ән-Нәфисә” (“Кыйммәтле хәзинәләр китабы”) хезмәтенең безнең көннәргә килеп җиткән 7нче томында Идел буе Болгар дәүләте турында бай мәгълүмат тупланган. Әхмәд ибне Рустә, Болгар җирләрендә барсил, әсәгел һәм болгар кабиләләре яшәвен, аларның бер үк тормыш рәвеше алып баруын искә ала; болгарларның күпчелеге ислам дине тота, ә дәүләттә мәчетләр һәм дини уку йортлары – мәдрәсәләр бар, дип ассызыклый.
Болгарларның ислам динен 813-833 елларда, хәлиф әл-Мәмүн вакытында ук кабул итүләре турында да мәгълүматлар бар. Бу вакытта хәлиф әл-Мәмүн Урта Азиядән Хәзәр каганлыгына хәрби походлар оештыра. Хәзәр каганлыгы составында яшәгән халыкның бер өлеше ислам динен кабул итә. Дөрес, болгарларның ислам дине белән тагын да элегрәк танышуы да мөмкин.
Димәк, болгарларның ислам динен Урта Идел буена күчеп килгәнче үк кабул итүе, Идел буенда яшәгән җирле төрки халыклар арасында да ислам дине тотучылар булуы ихтимал.
Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча ислам дине Идел буена VII гасырда ук үтеп керә. Болгарларның ислам дине кабул итүләре турындагы риваятьләр әл-Гарнати (1080-1169/70) сәяхәтнамәсендә, урта гасырларның Көнчыгыш авторлары әсәрләрендә, халык хәтерендә сакланган.
Шулай да, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү Алмыш хан исеме белән бәйле. 922 елда Алмыш хан чакыруы буенча Идел буе Болгар дәүләтенә Багдад хәлифе илчесе Әхмәд Ибне Фадлан килә, аны хөрмәт итеп бик зурлап кабул итү мәҗлесе уздырыла. “Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте” дигән язмаларында илче болгар һәм башка халыкларның, илләрнең көнкүрешен, табигатен, гореф-гадәтләрен тәфсилләп сурәтли.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге тарихи вакыйга татар халкының һәм дәүләтчелегенең киләчәк үсешен хәл итә. Борынгы болгар бабаларыбызның исламны кабул итүе гаять киң Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч бирә, безне бөек ислам цивилизациясенең аерылмас өлешенә әверелдерә.чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.