Логотип
Яңалыклар

Бүген Халыкара музейлар көне

Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Халыкара музейлар көне календарьда 1977 елда пәйда булган, ул чакта Халыкара музейлар советы утырышында Россия оешмасының әлеге мәдәни бәйрәмне гамәлгә кую турындагы тәкъдиме кабул ителә. 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.

Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала.  Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара.

Ел саен бәйрәмнең музей эшчәнлегенә багышланган үз темасы бар. 2015 елда бу көн "Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше" дигән тема астында узса, быел ул "Музейлар һәм мәдәни ландшафтлар" дип атала.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар