Логотип
Яңалыклар

Бөгелмәдә спорт объектлары яңартуга мохтаҗ

“Көчле Татарстан – бердәм Россия” проекты районның 6 авылында һәм Бөгелмә шәһәрендә халык гозерен җыеп йөрде

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). “Көчле Татарстан – бердәм Россия” проекты кысаларында республикада берьюлы 6 мобиль төркем эшләде. Бер ай эчендә алар 370тән артык торак пунктта булган һәм 2700дән артык халык гозерен җыйган. "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге Бөгелмә муниципаль районында 1 ай эчендә Вязовка, Акбаш, Кодаш, Яңа Сумароково, Подгорный авыл җирлекләрендә булды. 9 сентябрь көнне исә мобиль автобус Бөгелмә шәһәрендә һәм Кече Бөгелмә авылындагы халыкны кабул итте, диелә “Бөгелмә авазы” газетасында.

Техника йорты каршында урнашкан мобиль кабулиятенең өстәле артында бөгелмәлеләр махсус ясалган бланкны тутырып, үз зарлары, проблемалары турында әйтә алды.

“Муса Җәлил урамының 53 нче йортында яшим. Йортыбыз бик таушалган, шуңа карамастан, аны һаман да капиталь ремонт программасына кертмиләр. Менә биредә мөрәҗәгать итеп карыйм инде. Бәлки республика программасына кереп булыр. Йортыбыз 1955 елда төзелгән. Түбәсе таушалган, фасады искергән, ә канализациядән килгән шакшы ис турында әйтеп торасы да юк. Ярдәм итәрләр инде дигән өметем бар”, - ди бланк тутырып утырган Евдокия Макарова.

Ул күтәреп чыккан проблеманы РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга әзерләнгән кандидатларга җиткерәчәкләр. Бу турыда Әлмәт сайлау округы координаторы Евгений Устин хәбәр: “Без халыкның сораулары буенча анализ ясаячакбыз һәм төп проблемалар турындагы хәбәрне урында ук ноутбук ярдәмендә мобиль кабул итү бүлеге сайтына салып, теркәп барабыз. Шул рәвешле, халыкка ярдәм кулы сузабыз инде. Безнең кабул итү бүлегенә теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Бер ай эчендә республиканың көньяк-көнчыгышын урап чыктык”, - диде.

Авылда халык активрак. Алар балаларга уен, спорт мәйданчыкларын төзүне, мәдәният йортларын, балалар бакчаларын, мәктәпләрне ремонтлауны сорый, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын күтәреп чыга, дип сүзне дәвам итә Бөгелмә бүлегенең кабул итү пункты җитәкчесе Әлфия Тимаева.

Бөгелмә үзенең спорттагы казанышлары белән горурлана

Шәһәрдәге “Юность” балалар һәм үсмерләр спорт клубында 40 елдан артык вакыт эчендә Россиянең 13 спорт мастерын, 50дән артык спорт мастерына кандидат тәрбияләгән. Хәзер аның базасында 600дән артык спортчы шөгыльләнә, биредә 9 бүлек, 5 спорт залы, бассейн гамәлдә. Ләкин бүлмәләрнең кайсылары төзекләндерүгә мохтаҗ. Бөгелмә мэры Линар Закиров аңлатканча, хәзерге вакытта объектны проектлау һәм экспертиза уздыру буенча эшләр төгәлләнгән. “Сүз дә юк, шуның кадәр күп акча таләп иткән мөһим мәсьәләне хәл итүдә федерация һәм республика структуралары, шулай ук Дәүләт Думасындагы үзебезнең депутатларның ярдәме кирәк”, - ди ул.

Шулай ук чаңгы базасы да төзекләндерүне таләп итә. Әлеге спорт-сәламәтләндерү комплексына чаңгы-роллер трассасы, гимнастика шәһәрчеге, футбол кыры керә. Һава шартлары биредә республикада кышкы спорт сезонын беренче булып ачу һәм иң соңгы булып ябу мөмкинлеге бирә. 30 ел эчендә биредә 3 меңнән артык чаңгычы спортчы әзерләнгән. Татарстанның әйдәп баручы спортчыларын илкүләм һәм халыкара ярышларга әзерләү өчен, базаны үзгәртеп кору кирәк. Бөгелмәнең үзендә шул хакта сүз булды.

Бөгелмәдән соң мобиль төркем Баулы һәм Ютазы җирлекләренә юл алды. "Единая Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге республикада 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Төркемнең максаты бер: һәр авыл, һәр шәһәр кешесен ишетергә һәм, аларның проблемаларын чишү юлларын табып, халык инициативасын югары баскычта торучыларга җиткерергә.


чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар