Логотип
Яңалыклар

Бергә Казан яктырак!

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан бүген «Бергә яктырак» фестивален кабул итте.  Табигый байлыкларыбызны сакчыл тотарга өйрәтүне максат итеп куйган бу акция берьюлы илебезнең барлык зур шәһәрләрендә уза. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург һ.б., шул исәптән Татарстан да, үзендә кызыклы, шул ук вакытта файдалы чаралар уздыра.

 

“Бергә яктырак” фестивале 2 сентябрь көнне башлангыч алды.  Бу көннән башлап www.вместеярче.рф сайтында өйдә һәм эштә энергиягә сакчыл карарга ниятләү турындагы петиция өчен тавыш бирү башланды. Шулай ук табигый ресурсларны саклау декларациясенә фестивальдә дә кул кую оештырылды.

 

Энергияне янга калдыручы светодиодлы лампочкалар урынына әле дә гадиләрен кулланучылар исә, бүген электрны саклауга бер адым алга ясый алды. Өйдән өч «Ильич» лампочкасын алып килүчегә бер светодиодлы яки компактлы люминесценцияле лампочка бирелде.

 

Социаль челтәрләр исә бүген #энергияфестиваля #вместеярче #вместеярчеказань #вместеярчетатарстан хэштеглары белән тулды. Иң яхшы фото өчен бүләк тә вәгъдә итәләр бит әле!

 

Энергия нәтиҗәлеге темасы белән бөтен фестиваль сугарылган иде. Табигый ресурсларны янга калдырырга мөмкинлек бирүче заманча технологияләр күргәзмәсендә һәркем замана яңалыклары белән таныша алды. Көн дәвамында исә әлеге тема белән бәйле бәйгеләр һәм эстафеталар узды. Балалар өчен дә күп кенә кызык чаралар әзерләнгән иде биредә. Флешмоблар, аквагрим, викториналар – нәни кунакларга да күңелсезләнеп торырга ирек бирмәделәр.

 

Кичкә таба исә «Казан» гаилә үзәге янында иң яхшы шәһәр коллективлары чыгышы булды. «Рок энергиясе» дигән фестиваль узды. «Бергә яктырак» акциясе Санкт-Петербург музыканты, “Голос” тамашасы һәм “Новая волна” бәйгесе катнашучысы Егор Сесарев һәм яшь талантлы җырчы Elvira T  чыгышлары белән төгәлләнәчәк.

 

19.30 дафестивальнең төс сәхнәсендә “Бергә яктырак” фестивалендә катнашучы башка шәһәрләр белән видеоэлемтә оештырылачак. Шу лук вакытта һпавага – светодиодлы шарлар – энергиягә карата сакчыллык символлары очырылачак.

чыганак - http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар