Шәһәр халкын татар драма театрының бүгенге хәле борчый, алар ЗЯБ бистәсендәге элеккеге күңел ачу комплексы бинасын мәдәният учреждениесе итеп җиһазларга тәкъдим итә.
«Элеккеге «Колизей» күңел ачу комплексының бинасы буш тора, ул инде җимерелә башлады, территориясе җыештырылмый. Ташландык клуб урнашкан парк коточкыч хәлдә. Бинаны йә татар драма театрына бирергә, йә берәр балалар үзәге итеп үзгәртергә кирәк», – ди 16нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Розалия Бражникова.
Татар драма театрын элеккеге күңел ачу комплексында урнаштыру идеясен җирле шәһәр советы депутаты, артист, «Карендәшләр» фольклор ансамбле җитәкчесе Виталий Агапов та хуплады: «Драма театры 4нче комплекста урнашкан, анда йортлар бик тыгыз, машина куярга урын таба алмый интегәсең, бинасы да кечкенә. Әгәр автокаланың иске өлешендә мәдәният учреждениесе ачылып, халыкка хезмәт итә башласа, бу искиткеч булыр иде».
Әлеге тема буенча шәһәр хакимияте дәрәҗәсендә фикер алыштылар инде. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев күптән түгел мэриянең бинаны сатып алып, анда татар драма театрын урнаштыруга бәйле планнары хакында хәбәр итте. Чаллыда яшәүчеләр партиянең кабул итү бүлмәсенә әлеге планнарны гамәлгә ашыруда автокалага ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Шунысын да искәртик: «Бердәм Россия» партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре 4 августта эшли башлады. Иреклеләр бригадасы республиканың барлык районнары буенча халыктан гозерләр җыя. Бүгенге көндә мобиль кабул итү бүлмәләренең маршруты 220дән артык торак пункт һәм микрорайонны колачлады. Татарстанлылардан 2 меңгә якын гозер җыелды.
http://intertat.ru/tt/
Комментарий юк