«Бердәм Россия! Көчле Татарстан» партия эстафетасы

«Бердәм Россия! Көчле Татарстан» партия эстафетасы Яшел Үзәннән башланды

4 август көнне сайлау кампаниясе кысаларында «Бердәм Россия» партиясе «Көчле Татарстан! Бердәм Россия» гомумреспублика патриотик экстафетага башлангыч бирде. Ай ярым дәвамында кандидатлар һәм гамәлдәге төрле дәрәҗә депутатлар  Татарстанның барлык 45 районында халык белән очрашачак. Эстафетаның беренче пункты Яшел Үзән булды. Горький исемендәге мәдәният йорты янындагы мәйданда меңьярымнан артык кеше җыелган иде.

«Бердәм Россия» партиясе логотибы төшерелгән һәм эстафета лозунгы язылган автобуста яшелүзәнлеләр янына Ирек Зиннуров, Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Митингны «Бердәм Россия»нең республика бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев алып барды.

Очрашуда Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин катнашты, суднолар төзү заводы директоры Ренат Мистахов һәм Россиянең атказанган укытучысы, Яшел Үзәннең 9 санлы лицее директоры Валентина Кибец чыгыш ясады. Хәтта ява башлаган яңгыр да шәһәрлеләргә кунаклар белән аралашуда комачауламады. Очрашуда Яшел Үзәндә соңгы елларда ирешелгән уңай үзгәрешләрне искәртеп уздылар, киләчәккә планнарны билгеләделәр.

Шуннан соң халык сорауларына җавап бирүгә күчтеләр. Яшелүзәнлеләр ике төрле түләү кәгазьләре, бакчачылык ширкатьләре, коммуналь бурычлар мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук шәһәр халкы Дәүләт Думасының VII чакырылышының булачак депутатларына теләкләрен җиткерде һәм бурычлар куйды. Кандидатлар боларның барысын да эшкә алды.

http://intertat.ru/tt/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5674
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2667
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4339
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2194
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1948
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек