Логотип
Яңалыклар

«Бөек Болгар» фестиваленә рәхим ит!

13-14 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узачак. Әлеге чарада Россия һәм халыкара клублар гаскәриләре, 16-17 гасырдагы хәрбиләр кебек, үзара көч сынашачак. Өсләрендәге киемнәре дә, кораллары да урта гасырларныкын хәтерләтәчәк.
Белгәнебезчә, фестиваль 2014 елдан бирле уздырылып килә. Элек ул Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале, дип атала иде. Әлеге чарада урта гасыр сугышлары-ярышларыннан кала, тамашачылар күңел ачу чаралары белән дә хозурлана алачак. Мисал өчен 13 август көнне 23.00дә “Утлы әкият” шоу-программасы тәкъдим ителә.

Бу театральләштерелгән чара үз эченә цирк, оригиналь жанр, пластик бию, спорт осталыгы элементларын берләштерә. Утлы тамашада пиротехника да кулланыла. Хәзерге вакытта фаер-шоуның соңгы репетицияләре уза. Оештыручылар исә бу тамаша һәркемгә ошар, дип белдерә.

Кечкенәләргә урта гасыр уеннары
Оештыручылар иң кечкенә тамашачылар турында да онытмаган: алар өчен аерым программа булдырылган. “Урта гасырдагы балалар дөньясы” дигән мәйданчыкта Татарстан территориясендә элек-электән яшәгән халыкларның уеннары үткәреләчәк. Мисал өчен, команда рухын булдырырга ярдәм итә торган “Тышаулы атлар” уены – шундыйларның берсе. “Чүлмәк сату” уенында сабыйлар бер-берсе белән аралашып, сүз куешырга өйрәнә.

Шулай ук кечкенә барышнялар өчен үләннән такыя үрү мастер-класслары да уздырылачак. Аларга мондый такыя үрү техникасын гына өйрәтеп калмыйча, бу традициянең серләренә дә төшендерәчәкләр. Балалар әйлән-бәйлән уеннарында, ук атыш турнирында да катнаша алачак. “Бөек Болгар” фестивалендә хатын-кызларның кул эшләнмәләре буенча да кызыклы мастер-класслар уздырылачак. Станокта тукучылык, тукыманы бизәкләү буенча шактый гына серләргә төшенеп булачак. Бу эшнең осталары табигый материаллар, традицион инструментлар белән эшләү мөмкинлеген дә күздә тота. Шулай ук биредә табигый тукымаларны сатып алырга мөмкин булачак.

Чарада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның да килүе көтелә.

Шунысын да искәртергә кирәк: Казан – Сокуры бистәсе – Саескан тавы ˜–  юлында ремонт эшләре бара. Бөкеләргә очрамас өчен, үз машиналары белән баручыларга Казан – Шәле бистәсе – Саескан тавы – Болгар юлын сайларга киңәш итәләр. Автобусларда килүче туристлар төркемнәре өчен парковка фестиваль уза торган җиргә якын булачак.

сылтама: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар