Аяксыз һәм кулсыз туган мотиватор Ник Вуйчич Казанга килә

30 май көнне Казанның "Татнефть-арена" сараенда узачак танылган мотиватор, оратор, меценат, язучы һәм җырчы, аяксыз һәм кулсыз туган Ник Вуйчичның чыгышы аның Россия һәм БДБ шәһәрләре буенча турнесын тәмамлый. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия һәм БДБда Ник Вуйчичның продюсеры Максим Сумарков хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, 3- май көнне Казанда Вуйчичның Россия һәм БДБ илләре буенча туры ябыла һәм мотиватор кимендә бер елга тәнәфес ясарга җыена. Казанга кадәр ул Украина, Беларусь һәм Россиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясап өлгергән. Татарстан башкаласын тур шәһәрләренең берсе итеп сайлауны аңлатып, Сумарков: "Казан бик актив шалтыратты һәм язды. Без халыкның активлыгына карадык", - дип җавап бирде.
Продюсер сүзләренчә, Казанда Вуйчич чыгышына билетлар әле калган. Әмма билетлар тамаша булырлык күләмдә сатылган инде. Мотиваторның чыгыш карарга Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, шулай ук Самара һәм Уфадан да кунакләр киләчәк.
Мохтаҗ инвалидлар өчен бушлай билетларга мең квота бирелә. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә Вуйчич чыгышына 30 процентлы ташлама бирелә. Инвалидлар өчен бөтен шартлар булдырылачак: алар барысы да шоуны партердан караячак.
Ораторның таләпләре турында сөйләгәндә, Сумароков аның аерым таләпләре булмауны әйтте. "Ник - таләпчән түгел. Ул бары газсыз су эчә. Тагын бинага керү юллары уңайлы, пандуслар булу зарур. Алдагы тур вакытында Ник үзенең заманча коляскасын тамашачыларның берсенә бүләк итте һәм искесенә күчеп утырды", - диде ул. Аның сүзләренчә, "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру буенча Казан иң яхшысы булмаса да, ил буенча лидерлар рәтендә.
Продюсер сүзләренечә, Вуйчичның теге яки бу шәһәрдә булу программасы алдан планлаштырыла, әмма Никның теләгенә карап алыштырыла да ала. "Казанда без Никны чәкчәк белән сыйлап, Кремльне күрсәтергә телибез. Ул хисле кеше, хәзерге мизгелдә нәрсәне теләвен, ә нәрсәне теләмәвен әйтеп бирә. Шәхсән мин үзем Никка бу шәһәрнең бөтен матурлыгын күрсәтергә теләр идем" , - диде.
16 яшьлек Казан пианисты, кулсыз туган Алексей Романов Вуйчичның концертында чыгыш ясаячак. "Ник мине алга таба нидер эшләргә, башкаларга булышырга этәрә. Әлегә концертта нәрсә башкарачагымны белмим. Италия композициясен уйнарным дип уйлыйм", - дип аңлатты ул. Казан пианисты Вуйчич белән Андрей Малаховның "Пусть говорят" программасында очрашкан. Шунда Ник Алексейга Казандагы тамашасында уйнатырга ышандырган.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.