Intertat.ru сайтының даими укучысы София апаның бу инде икенче китабы. “Әнием” китабында тулы бер гаилә, тулы бер нәсел гомерендәге иң истәлекле, иң тетрәндергеч, күңелләргә уелып калган вакыйгалар сыйган...
“Әниемнең догалы дәвере” дип аталган чарага София ханымның Татарстандагы һәм Башкортстанда гомер итүче дуслары, иҗатташлары да килде.
Кытайда туып үскән София ханымның Австралиядә яшәвенә 36 ел тула икән инде. Аның бабалары 14-15 яшьләрендә 1880 елларда Кукмара, Апас һәм Мамадыш районнарыннан Кытайдагы Шәркый Төркестан өлкәсенең башкаласы Өремче шәһәренә күчеп киткән була...
1990 еллардан башлап Татарстанга кунакка кайта башладым. Соңгы елларда бигрәк тә бирегә килүем ешаеп китте. Дусларым шактый күп, төрле чараларда катнашам. Сабан туе, “Сәләт” лагерьларына да очрашуларга йөрим. Мине үзебезнең кеше дип якты йөз белән каршы алалар. Татарстаннан рухи, милли көч җыям, – ди милләтәшебез София ханым.
“Әнием” китабының исеме генә түгел, ә эчтәлеге дә шактый үзенчәлекле. Биредә тәкъдир кушуы буенча гомерләрен туган илдән еракта үткәрергә мәҗбүр ителгән барлык татар мөһаҗирләрнең уртак тарихы тасвирлана. Китапта иленнән аерылып, гасырлар дәвамында читтә яшәп тә милләте өчен җанын аямаган әби-бабайларның, әти-әниләрнең башкарган изге гамәлләре тасвирлана.
Китапның авторы дүртенче буын читтә яшәгәнлектән, мәктәптә татарча белем алмаган. Әти-әнисеннән телне мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, Кытайда миллиардтан артык кеше арасында саклап калган. Үз хезмәтендә милләттәшебез Австралиядә гомер итүче татарлар турында яза.
- Без әнинең тугыз баласы булдык. Унөч баладан тугызыбызны исән-сау үстерде, – ди София Вәлиефф. – Динне, телебезне, гореф-гадәтләрне саклады, аларны безгә мирас итеп калдырды. Без инде 150 ел читтә гомер итәбез. Шәхсән үзем – дүртенче буын, әти-әнидән калган тел белән шигырьләр яздым, китаплар чыгардым. “Әнием” китабының төп нигезен дә бит Кытайда, Австралиядә яшәүче милләттәшләребез башыннан узган вакыйгалар тәшкил итә. Татар телен һәм гореф-гадәтләрне күз карасы кебек саклап, Ватаннарына, милләтләренә булган сагыну хисләрен халкыбыз йолалары, җыр-моңнары аша басканнар. Балаларында милләтләренә, туган илләренә мәхәббәт тәрбияләп, күңелләрендәге “яхшы заманнар килсә, илгә кайтырбыз” дигән өметләрен нәселдән-нәселгә мирас итеп калдырганнар. Менә без дә – шушы татарларның нәселеннәнбез. Безнең Австралиядә һәркем үзенең бишенче, алтынчы буын бабаларын белә. Әлеге китабым аша бездән килгән буынга тарихыбызны җиткерәсем килде.
Документаль повесть жанрында язылган бу әсәрне Татарстан укучылары да җылы кабул итте. Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, халык шагыйре Разил Вәлиев һ.б. китапның мондагы милләттәшләр өчен дә гыйбрәтле, кирәкле булуын үз чыгышларында билгеләп уздылар. Соңгы елларда әниләр темасын колачлаган документаль әсәрләрне чыннан да укучылар кызыксынып укый. Язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабы (Чыңгыз Айтматовның әнисе тормышын чагылдыра) да аналарның бөеклеген, аналарның шәхес тәрбияләүдә тоткан урынын данлый...
- Сөекле әнием Нәҗип хаҗи кызы Фатыйма һәм әтием Ибраһим углы Салихка багышланган китап белән сезне дә шатландыруыма куанам. Алар – безне тормышның катлаулы сынауларын, гарасатлы дәвернең барча авырлыкларын җиңеп чыгып, чын мөселман, татар балалары булып калырга өйрәткән, милләтебезгә һәм халкыбызга файда китерерлек кешеләр итеп тәрбияләгән батыр әти-әниләр. Әнием үзенең белеме, көндәлек тормыштагы тыйнаклыгы, Аллаһы Тәгаләгә якынлыгы, хикмәти акылы, сабырлыгы һәм түземлеге белән балаларына һәм торган җиребездәге күпсанлы башка хатын-кызларга өлге булып яшәде, – ди Австралия кунагы.
Австралиядә гомер итүче татарлар, чыннан да, милли асылыбызга бик сакчыл карашта. Яшьләр гаилә корганда да үз милләт кешеләренә өстенлек бирә. Бу җәһәттән дә алар Татарстан белән тыгыз багланышта тора. Татарстаннан кияү-килен төшерү мәсьәләләрен дә җайга салганнар. Яшьләрне Казанда уза торган чараларга еш җибәрәләр. София апа сүзләренә караганда, Австралиядә Казаннан килгән дүрт-биш килен, берничә кияү дә бар икән инде.
“Чит илләргә чыгып киткәндә, безнең кулда бер чемодан гына иде, – ди София апа. – Теләсә нинди эш башкардык. Татар эштән курыкмый бит ул. Шәхсән үзем 9-10 телдә сөйләшә алам. Заманында Кытайда да укытучы булып эшләдем. Австралиягә килгәч тә тугыз төрле милләт балалары арасында тәрҗемәче һәм укытучыга ярдәмче булып эшлим. Австралиядә татарлар төрле-төрле кәсеп итә. Балаларыбыз югары уку йортларын тәмамлап, дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя”.
Комментарий юк