Җанисәп алучыларның 20 000 дусты: Росстат волонтерлар белән уртак проект тәкъдим итә
2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшенә 20 мең волонтер кушыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен төбәкләрдә Волонтер корпуслары оеша. Доброволецларның Халыкара форумында Росстат һәм Россия яшьләр оешмасы арасында әнә шундый килешүгә ирешелде.
4 декабрьдә Халыкара форум кысаларында Росстат башлыгы Павел Малков һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев «Җанисәп волонтерлары» проектын тормышка ашыру буенча үзара хезмәттәшлеккә кул куйдылар. Документта килешенгәнчә, 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуда 20 000 нән дә ким булмаган доброволецлар катнашачак, һәм ул 2020 елның иң масштаблы проекты булачак. Волонтерлар халыкка аңлату эшләре алып барачак, консультатив ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук алар мәгълүматлар җыюда да катнашачак.
Төбәктәге үзәкләр «Җанисәп волонтерлары»н сайлап алачак. Волонтерларны укыту, аларны халык санын алганда җанисәп алучылар сыйфатында катнаштыру өчен контракт белән тәэмин итү эше белән Росстат һәм аның төбәктәге органнары шөгыльләнәчәк.
«Бу масштаблы проект, ул эшебезгә импульс бирәчәк, җанисәпне яхшырак үткәрергә, мөмкин кадәр тулырак һәм төгәлрәк мәгълүматлар алырга булышачак. Ул мәгълүматлар илебез өчен күп мөһим проектларның нигезен тәшкил итәчәк, үткән юлыбызны бәяләп кенә калмыйча, киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирәчәк», – диде Росстат башлыгы Павел Малков.
Доброволецларның Халыкара форумы Сочида узды. Россиядә волонтерлар хәрәкәтенең чишмә башы 2014 елда Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарына барып тоташа. Халыкара доброволец көнендә – 5 декабрьдә «Доброволец России – 2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләргә премияләр тапшырып, Форумны ябу тантанасы булды. Әлеге чарада Россиядән һәм 120 чит илдән 7 меңнән артык волонтер катнашты.
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елда 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр цифралы технологияләр куллану юлы белән узачак.
Халыкара форумда 2020 елгы җанисәпнең девизы яңгырады: «Создаем будущее!» («Киләчәкне төзибез!»).
2002 елгы девиз – «Впиши себя в историю России!» («Үзеңне Россия тарихына яз!»), 2010 елгы девиз – «России важен каждый!» («Россия өчен һәркем мөһим!») иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.