Логотип
Яңалыклар

Алия Мостафина Риодагы Олимпиадада алтын медаль яулады

Россия гимнастчысы Алия Мостафина борысларда күнегүләр ярышында Олимпиаданың алтын медален яулады.

Аның күрсәткече - 15,900 балл. Икенче урында - 15,844 балл белән АКШ спортчысы Мэдисон Кошан, өченче урында Германиядән Софи Шредер (15,566 балл).

Алиянең алтын медале - Рио Олимпиадасында өченчесе. Ул команда беренчелегендә көмеш, күп төрле ярышта (многоборье) бронза медаль алган иде.

Россия җыелмасында исә бу 8нче медаль.

сылтама:  http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар