Актанышлылар “Бердәм Россия”гә гозерләрен җиткерде

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы Актанышка килде. Очрашуда Дәүләт Советы депутатлары, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары Марат Барыев һәм Әлфия Когогина катнашты.

“Бүгенге Актанышны күреп, районда, республикада тормышка ашырыла торган уңай күренешләргә куанмый мөмкин түгел. Балалар бакчалары, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданнары төзелә, парклар ачыла. Әлбәттә, уңышлар үзеннән-үзе барлыкка килми. Бу – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур бер команданың уртак хезмәте. Барыбыз бергә татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатында эшлибез”, – дип белдерде Әлфия Когогина.

Депутатлар белән аралашу барышында актанышлылар үз гозерләрен җиткерделәр. Халыкны, бигрәк тә,  районда спорт үсеше борчый. Актанышта ясалма өслекле футбол кыры кулланышка тапшырылган. 2013 елда универсаль “Актаныш” спорт залы ачылган. Бүгенге көндә тау чаңгысы трассасы салу күздә тотыла. Актанышлылар нәкъ менә шушы мәсьәләне тормышка ашыруда депутатлардан ярдәм сорады.

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасына 4 атна чамасы элек старт бирелгән иде. Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге депутатлар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары, районның эре сәнәгать предприятиесе җитәкчеләреннән торган партия командасы һәркөн республиканың төрле шәһәр һәм авылларында халык белән аралаша, көндәлек сорауларны хәл итә, киләчәккә планнар кора. 4 атна эчендә партия эстафетасы маршруты республиканың 15 районын колачлаган. 5 меңнән артык татарстанлы “Бердәм Россия” командасы белән очрашуда катнашкан.

сылтама - http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5674
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2666
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4333
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2181
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1940
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек