Американың Коннектикут штатында христиан общиналары чиркәүсез калачак. Тарихи чиркәү бинасы якын арада мөселман оешмасына сатылачак. Бу хакта Нью-Йоркта чыгучы The Wall Street Journal газетасы яза.
Бина конгрегациональ чиркәү (протестант чиркәүнең бер юнәлеше, 1695 елда барлыкка килгән) тарафдарларына карый.
1920 елларда төзелгән чиркәү бинасын Бриджпорт мөселманнары 1 миллион долларга сатып алачак, дип яза газета.
Храм рухание Сара Смит әйтүенчә, чиркәү төзелгән вакытта мәхәллә кешеләре исәбе 3000гә җиткән, хәзер 300ләп кенә калган. Шуңа күрә христиан общинасының зур бинаны тотарга мөмкинлеге юк. Чиркәүгә йөрүчеләр алтарьдан хачларны алып, бинаны мәчеткә әйләндерү өчен ярдәм итәчәк.
Коннектикут штатыннан Эллен Картер бу чиркәүгә 11 буын әби-бабайлары йөрүен әйткән. Чиркәүнең сатылуын ул "бик кызганыч" дип бәяләгән, әмма шул ук вакытта аның дин йорты булуына шатлануын белдергән.
Христиан һәм мөселман общиналарның хезмәттәшлеге бинаны сату-алу белән чикләнмәячәк, киләчәктә алар бергәләп аз керемле кешеләргә кайнар ризык бирүне һәм яшәү урыннары булмаганнар өчен приют оештырырга ниятли.
Бриджпортта ислам мәдәнияте үзәге җитәкчесе Әхмәд Ибраһим: “Бина төбәктәге 1000 мөселман гаиләсенең мәнфәгатьләре өчен бик яхшы туры килә”, дигән. Ул шулай ук бу вакыйганың тарихи әһәмияткә ия булуын белдергән.
"Америкада мөселманнар мескенләнеп дәүләт ярдәмен көтми"
Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы, ислам темалары буенча китаплар авторы Шамил хәзрәт Аляутдиновның ярдәмчесе Зенур хәзрәт Юсипов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россиядә мондый фактлар булганы юклыгын белдерде.
“Рус православие чиркәвенең акчасы булмаганда да, барыбер, табалар. Америкада башка практика. Америкадагы мөселманнар мескенләнеп дәүләт ярдәмен көтми, алар банктан кредит алып, шул акчага мәчет төзи ала. Калифорниядә дә мондый мисал булды. Америка халкы мәсьәләне башкача хәл итә, аларда башка культура, алар йоклап йөрми, алар эшлекле. Безнең мөселманнар ялкау, үзләре берни кылмый, дәүләт ярдәмен көтә. Шуңа бездә андый мисаллар да юк, ә Америкада бар. Алар үзләренә офис биналарын да сатып ала. Һичшиксез, Америкада дәүләт төрле дини оешмалар белән элемтәдә, ләкин аларда дәүләт тарафыннан ярдәм итү программалары юк. Бездә Рус православие чиркәвенә, синагогаларга күрсәтелә торган ярдәм Америкада юк”, - диде.
Мөселман халкы тарафыннан чиркәүләрне сатып алып, аларны мәчеткә әйләндерү мисалларын интернет челтәрләрендә табып була.
2016 елның көзендә Лондонда 1907 елда төзелгән чиркәү Мисыр диаспорасы тарафыннан 110 мең долларга сатып алынган. Ул мәчет һәм мәдрәсә итеп кулланылачак.
Франциядә Клермон-Ферран шәһәрендә 30 еллап буш торган чиркәү бинасы мәчет буларак кулланыла башлаган, аны халык та аны кабул иткән.
“Чиркәү сатып алуны тыю Коръән аятьләрендә, хәдисләрдә дә юк”, - дип өстәде Зенур Юсипов.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк