Логотип
Яңалыклар

«Ак чәчәкләр» фильмын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Казанда «Родина» кинотеатрында Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында фильм кинотеатрның берничә залында күрсәтелде. Шуңа да карамастан, һәр зал да тамашачылар белән шыгрым тулы иде.

Фильмда төп рольләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов башкара. Шулай ук фильмда Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, К.Тинчурин театрының башка артистларын, Качалов исемендәге Зур рус драма театры артисты Рамил Төхвәтуллинны да күрергә мөмкин. Экранда танылган җырчы Хәния Фәрхинең күренүе дә тамашачы күңеленә хуш килде.

Фильм тәмамланганнан соң, кинофорумның матбугат үзәгендә кинокартинаның режиссеры Ренат Әюпов, «Яңа гасыр» ТРКсы генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова, артист Әзһәр Шакиров, «Ак чәчәкләр» романы авторының гаиләсе вәкиле - оныгы Альбина Әпсәламова катнашында матбугат конференциясе булды.

«Бу фильм сериалның бер өлеше генә. Без аны ел дәвамында төшердек һәм ул ноябрь аенда 10 сериалы булып телеэкранга чыгачак», - диде Миләүшә Айтуганова. Аның сүзләренчә, «Ак чәчәкләр»дә республиканың 11 театрыннан 37 артист катнашкан. Аларның һәркайсы кырыс кастинг аша узган. Гөлшаһидә роленә килгәндә, төп героиня роленә баштан яшь җырчы Айгөл Хәйри сайланган булган. Мансурны исә Г. Камал исемендәге Татар дүләт академия театры артисты Эмиль Талипов уйнаган. Берникадәр репетицияләрдән соң Айгөлне Резеда Сәлахова белән алыштырырга карар кылганнар. "Геройның матур җырлавы мөһим иде. Бу яктан Айгөл Хәйри Резедадан өстенрәк. Әмма Резеданың сәләте, бай эчке дөньясы Гөлшаһидәнекенә күбрәк туры килә төсле тоелды", - ди "Яңа гасыр" ТРКсы генераль продюсеры.

Ренат Әюпов сүзләренчә, аның кинода беренче тапкыр үзен сынап каравы, һәм бу эш аңа бик ошаган. «Фильмда театр артистлары уйнады. Алар сәхнәдә көчле тавыш белән сөйләргә, тамаша залының соңгы рәтләренә кадәр ишетелерлек итеп чыгыш ясарга өйрәнгән. Кинода исә һәрбер сүзне үлчәп, һәр хәрәкәтне салмак кына эшләү кирәк. Артистлар белән эшләгәндә шул яктан гына бераз кыенлыклар булды. Гомумән алганда исә, профессиональ төшерү төркеме, операторлар бик әйбәт иде», - диде ул.

Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, фильм сентябрь аенда прокатка чыгачак. Кинокартинаны Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әтнә һ.б. җирлекләрдә яшәүчеләр күрә алачак. «Фильмның классикага нигезләнеп төшерелүе аны популяр итәчәгенә ышанам», - ди Миләүшә Айтуганова.

Резеда Сәләхова сүзләренчә, ул да кинода үзен беренче генә сынавы икән һәм бу аның күптәнге хыялы булган.

Альбина Әпсәләмова хәбәр иткәнчә, фильм «Ак чәчәкләр» романы сюжетка якын төшерелгән. «Фильмны төшерә башлаганда, билгеле инде, дулкынланулар булды һәм ул яхшы килеп чыгармы икән дип борчылдык. Романның сюжеты татар укучысына яхшы таныш. Артистлар да бик төгәл сайлап алынган. Быел роман басылып чыгуга 50 ел тулды һәм шул уңайдан бик күп чаралар уздырылды, шул исәптән Мәскәүдә дә. Романга кызыксыну урта буын вәкилләрендә генә түгел, ә яшьләрдә дә бар. Күптән түгел «Ак чәчәкләр» кабат бастырылды һәм нәшрият кибете кибетчеләре сүзләренчә, халык романны төргәкләп сатып ала икән. Бабам моңа бик шат булыр иде", - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Әзһәр Шакиров фикеренчә, Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында уздырылып та, анда Татарстан фильмы катнашмаса, дөрес булмас иде. «Минем Миләүшә ханымга зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу фильм акча эшләү максатыннан төшерелмәгән. Аңа бик зур хезмәт куелган, - диде ул. - Кинокартинаны 1960 нчы елларда яшәгәннәр яхшы аңлаячак. Ул чагында кеше тормышының, яшәвенең мәгънәсе бар иде. Ул чор кешесе яхшы күңелле, чиста, намуслы булды. Акча - кеше идеалы түгел иде, яхшылык эшләгән кеше идеал саналды һәм бу мәгънә барлык фильмнарда да булырга тиеш», - диде халык артисты.

Фильм Казан мөселман киносы фестивален ябу фильмы буларак тәкъдим ителде һәм ул фестивальнең конкурс программасына кертелмәде. «Без кинокартина конкурс программасына керер дигән өмет белән катнашкан идек, чөнки ул Казан мөселман киносы фестиваленең бөтен таләпләренә дә туры килә: кешеләрне яхшылыкка, үз һөнәренә тугрылыкка өнди. Конкурс программасына кермәгәч, бераз кәеф төшкән иде, билгеле. Әмма кинотеатрның 5 залы да шыгрым тулы булуын, әле күпме халыкның урамда калуын күргәннән соң, шатланып бетә алмадым. Мондый хәл булыр дип көтмәгән дә идем», - диде Миләүшә Айтуганова һәм фестивальдә татар классик әдәбиятын чагылдыруны максат итеп куюны ассызыклады.

Ренат Әюпов исә, фестивальне конкурс рәвешендә үткәрергә кирәкми, дигән фикерен җиткерде. «Театр өлкәсендә «Алтын битлек» фестивале генә конкурс рәвешендә үткәрелә. Чөнки мондый бәйгеләр артистларның, режиссерның хезмәтен түбәнсетә дип саныйм. Шуңа да киләчәктә Казан мөселман киносы фестивале дә фестиваль буларак кына калыр һәм конкурс формасында үткәрелмәс дип ышанам», - диде ул.

«Ак чәчәкләр»не Нәҗип Җиһановның Казандагы музеенда һәм Габдрахман Әпсәләмовның үзе яшәгән фатирда төшергәннәр. 10 сериягә дәүләт тарафыннан 6 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ул «ТРда 2014-2020 елларда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү программасы» кысаларында төшерелгән.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/10/113390/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар