Логотип
Яңалыклар

6 ноябрьдә - Тинчурин театры көне

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең быелгы туган көнен соңгы премьераларының берсе - «Эх, алмагачлары!» комедиясе белән каршылый.
Спектакль халыкчан шактый күп юмор белән сугарылган. Тамашада бик күп биюләр, таныш җырлар урын алган һәм алар барысы да тере музыкага башкарыла. Әлеге тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән комедиядә Тинчурин театрының якты йолдызлары катнаша.

Күңелле һәм мавыктыргыч әлеге спектакльне исә сәхнәгә театрның баш режиссеры, РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйды. Хөрмәтле тамашачылар, сезне әлеге спектакльне тамаша кылырга һәм шушы шатлыклы көнебезне уртаклашырга чакырабыз, диелә әлеге театрдан алынган хәбәрдә.

Белешмә өчен. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 1933 елның 6 ноябрендә, күренекле драматург, режиссер, актер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның фатыйхасы белән оеша.

Төрле катлаулы чорлар үткән театрга 1988 елда үзенең рухи остазы Кәрим Тинчурин исеме бирелә һәм ул стационар театр буларак эшли башлый. Шул вакыттан театр тормышының яңа этабы башлана.

Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара, күләмле спектакльләр куела. Менә ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авыл тамашачасын да саекмас иҗаты белән сөендерә. Үзенең мобильлеге, югары иҗади егәргә ия булуы нәтиҗәсендә, театр Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә - Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижевск, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәдә, шулай ук чит илләрнең Истанбул, Акшәһәр, Әнкара, Брюссель, Брюгге калаларында һәм театр артистлары көчле алкышларга күмелгән башка шәһәрләрдә дә киң танылу тапты.

82 ел эшләү дәверендә театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш кертте.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/02/115151/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар